Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2022, 09:08

Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк

Аны авыл халкы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә булдырачак.

Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк

 

Аны авыл халкы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә булдырачак.

 

Быел Тучыбай авыл биләмәсеннән Урындагы башлангычларны яклау программасы Югары Кансөяр авылында тормышка ашырылачак.

 180  кеше яшәгән авылда программада катнашуга кагылышлы беренче һәм йомгаклау җыеннарында халыкның фикере үзгәрмәде. Югары Кансөярдә беренче чиратта  хәл итәсе мәсьәләгә тукталгач, барысы да ял итү паркы булдыруны атадылар һәм шул проблеманы билгеләделәр.  

Авылны төзекләндерү, матурлау теләге берләштерә югары кансөярлеләрне. Җыелыш барышында, сүтеп алынган клуб бинасы урынында ял итү мәйданчыгын булдырыру нияте белән чыгыш ясаган югары кансөярлеләрне барлык авылдашлары хуплады. Авылның бүгенгесе hәм иртәгәсе көне өчен янып яшәгән староста — Әлзәм Бакиров, шулай ук Эльвира Бакирова, Филүс Хәмитов, Фидәис Хәмитов, Абулгас Васвиевларны инициатив төркем составына сайладылар.

Инициатив төркем әгъзалары авылда өй буйлап йөреп халыкка программаның асылы, максаты, анда катнашуның әһәмияте һәм тәүге чиратта хәл итәсе проблема турында аңлаттылар. Яңалыклар белән танышып барырга күнеккән югары кансөярлеләр быел программада катнашырга, прпоектны тормышка ашыру өчен тиешле сумманы җыярга ризалык белдерделәр.

Авыл халкы шундый активлык күрсәткәч, проектның конкурс шартларын җиңүенә өмет бар. Югары Кансөяр авылы халкы программада катнашып җиңәчәгенә һәм үзе сайлаган проблеманы хәл итәчәгенә ышана. Чөнки районыбызда шушы программа чикләрендә эшләнгән эшләр күп. Авылларда яшәүче халыкның башлангычларына ярдәм программасында авыл биләмәләре ел саен катнашып килә һәм куанырлык нәтиҗәләр дә бар.

 

Җәлил Гафуров,

Тучыбай авылы биләмәсе башлыгы

Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Югары Кансөяр авылында ял итү паркы кирәк
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: