Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2022, 15:55

Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели

2021 ел ахырында Нөркә авыл биләмәсенең Имән авылында Урындагы башлангычларны яклау программасы (ППМИ) чикләрендә үткән җыелышта авыл халкы 2022 елда программада катнашып, үзен борчыган мәсьәләне хәл итү турында сүз алып барды.

Соңгы елларда авыл биләмәсендә төзекләндерү,  матурлау, авылларда гомер кичергән халыкның тормышын тагын да яхшырту  өстендә  зур эш алып барыла.

Җыелышта катнашкан 25 кеше шуны истә тотып, алдагы елда да эшне шул юнәлештә дәвам итү дөрес булыр дигән фикергә тукталды. Имәнлеләр 2022  елда программада катнашу турындагы карарны хуплады hәм иске зиратны заманча материаллар белән  киртәләп алу, аны төзекләндерү тәкъдимен кертте.

Шулай ук авыл активистлары авылдашларын борчыган җитди мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерделәр.

Җыелышта биш кешедән торган инициатив төркем  сайланды. Төркем әгъзалары өй рәтеннән йөреп халыкка аңлату эшләре алып бардылар, анкеталар тутырдылар.

Имәнлеләр гыйнвар аенда үткән йомгаклау җыелышында максатчан программада катнашып, конкрет өстенлекле проект итеп авылдагы мәңгелек зиратны төзекләндерү эшенә тукталдылар. Проектны тормышка ашыру өчен софинанслауга үз өлешләрен кертергә бертавыштан ризалык белдереп тавыш бирделәр.

Бүгенге көндә Имән авылында республика программасын гамәлгә ашыруны хуплап төрле чаралар үтә. Авыл халкы сәламәт яшәү рәвешен яклап скандинавларча йөри, чаңгы спортын үз иткәннәр чаңгы трассасына баса.

Нөркә авылы халкы да имәнлеләр проблемасына битараф түгел. Авыл фельдшеры Рәйсә Сөләйманова “Сәламәтлек сәгате” үткәреп, ППМИ программасында катнашуның һәм конкурс шартларын җиңеп чыгуның әһәмияте турында сүз алып барды.   

Авылларда яшәүчеләрнең тормыш, көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән максатчан программаның халык өчен эшләгән чара икәнен Имән авылында аңлыйлар. Шуңа да 2022 елгы урындагы башлангычларны яклау программасының конкурс сайлап алуында җиңүгә зур өметләр баглыйлар.

Флидә Гыйндуллина, Нөркә авыл биләмәсе башлыгы

Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Имән авылы халкы мәңгелек йортны төзекләндерергә тели
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: