Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2022, 14:38

Чишмә авылы халкына обелиск кирәк

Бу эшне чишмәлеләр быел Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә тормышка ашырачак.

Чишмә авылы халкына обелиск кирәк
Чишмә авылы халкына обелиск кирәк

 

Бу эшне чишмәлеләр быел Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә тормышка ашырачак.

 

Югары Янактай авыл биләмәсенә караган Чишмә авылында төбәк программасында катнашу, аның чикләрендә хәл итәсе проблеманы билгеләү җыенында авыл халкы бертавыштан җиңү яулап туган авылларына әйләнеп кайткан hәм илебез тынычлыгы өчен яу кырында ятып калган яугирләр истәлегенә обелиск булдырырга дигән фикергә килгән иде.

Авыл  халкының актив катнашлыгында үткән сөйләшү барышында бертавыштан әлеге программада катнашырга теләк белдерде чишмәлеләр.

Проект турында фикер алышканнан соң инициатив төркем сайланды, проектны тормышка ашыруга акчалата кертемнең суммасын билгеләнде.  Авыл халкы үз өлешен җыярга бертавыштан ризалык белдереп тавыш бирде.

Инициатив төркем әгъзалары җыелышта катнаша алмаган авылдашларга өй рәтеннән йөреп программаның асылын аңлату эшен җәелдерде.

Проектны хуплап авыл биләмәсе күләмендә, Чишмә авылында күп төрле чаралар үтте һәм үтеп тора. Чишмәлеләр проблемасын иштирәклеләр дә күтәреп алдылар. Шушы көннәрдә Иштирәк һәм Чишмә авылларында яшәүче төрле буын вәкилләре ике авыл арасыннан скандинавларча йөреп үтте. Бу чараны алар Бөек Ватан сугышы фронтларында тыныч тормыш хакына башларын салган һәм туган якларына җиңү белән кайтып төрле елларда арабыздан киткән чишмәлеләр истәлеген мәңгеләштерү проектын хуплауга багышладылар.  

Бүгенге көндә  районның hәр авылында диярлек яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә урнаштырылган истәлекле урыннар бар. Урындагы башлангычларны яклау программасы кысаларында Чишмә авылында да изге эш тормышка ашырылыр. 

Рәшит Мусин,

Югары Янактай авыл биләмәсе башлыгы

Чишмә авылы халкына обелиск кирәк
Чишмә авылы халкына обелиск кирәк
Чишмә авылы халкына обелиск кирәк
Чишмә авылы халкына обелиск кирәк
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: