1979-1989 елларда дәвам иткән Әфган сугышында Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган авылларга ике егет цинк табутта кайтты...
Бүген, 15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуына — 33 ел.
Мәгълүм булганча, Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башланып, 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. 9 ел барган канкоешта илебездән 13 мең 860 кешенең гомере өзелгән, күбесе - яшь егетләр. Безнең районнан да анда су сөлегедәй 6 ир-егет батырларча башларын салды. Шуларның икесе Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган Көнтүгеш һәм Түбән Иванай авылларыннан Фидус Шәртдинов белән Альберт Сафиев.
Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган авыллардан уналты егеткә яшьлекләрендә ил алдындагы хәрби бурычларын Әфганстан җирендә үтәргә туры килде. Шула арасыннан дүрт ир-егетнең тыныч тормышта гомерләре аянычлы өзелде...
Иванай урта мәктәбе базасында тарихи-туган як краен өйрәнү музее эшли. Анда мәктәпнең элекке укучылары, Әфганстан сугышы корбаннары Фидус Шәртдинов белән Альберт Сафиев истәлегенә стендлар булдырылган. Стендларда егетләрнең ата-аналарына Әфганстаннан язган җылы эчтәлекле хатлары, сугышчан бүләкләре, һәлак булганнан соң ата-аналарына тапшырылган Кызыл Йолдыз орденнарының таныклыклары урнаштырылган.
Көнтүгеш авыл биләмәсе авылларында яшәүчеләр яугир-интернационалистларны онытмыйлар. Музейдаалар истәлегенә фотоальбомнар булдырылган...
Игорь Яниев, Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы
Автор фотолары