Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2022, 14:53

Мишкә авылы яшьләренә тренажёрлар кирәк

Бу мәсьәләне алар Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәргә җыена.

Мишкә авылы яшьләренә тренажёрлар кирәк
Мишкә авылы яшьләренә тренажёрлар кирәк

 

Бу мәсьәләне алар Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәргә җыена.

 

Быел, 2022 елда Ялангач авыл биләмәсенең Мишкә авылы халкы, республика максатчан программасында катнашып, беренче чиратта хәл итәсе проблема дип бертавыштан “Ачык сәхнә һәм спорт-тренажёр мәйданчыгы урнаштыру һәм аның тирә-ягын төзекләндерү”не сайлады. 

Бу проектның инициаторлары авыл яшьләре булды. Бу аңлашыла да, чөнки авылда яшьләр күп, ә тренажёрларда шөгыльләнергә мөмкинлекләре юк.

Җыелыш барышында сайланган инициатив төркем әгъзалары район гәзите битләре аша барлык авылдашларына, авылдан читтә яшәүчеләргә республика максатчан проектын софинанслауда актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә. Чөнки проектны тормышка ашыру өчен халыктан 100 мең сумнан артык акча җыярга кирәк.

Җыелыш барышында авылдан чыккан күренекле шәхес, педагогия фәннәре кандидаты, Марий Элдагы дәүләт университеты преподавателе Виталий Михайлов катнашып чыгыш ясады. Ул авылдашларын төбәк программасында актив катнашырга өндәде.

 

Расих Гафурҗанов, авыл биләмәсе башлыгы

Мишкә авылы яшьләренә тренажёрлар кирәк
Мишкә авылы яшьләренә тренажёрлар кирәк
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: