Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль 2022, 17:13

Башкортстан муниципалитетларының административ комиссияләре хокук бозучыларны 102,8 млн. сумга штрафка тарткан

2021 ел йомгаклары буенча Башкортстанда муниципалитетларның административ комиссиялеренә хокук бозулар турында 88 433 эш кергән.

Аларны карау нәтиҗәләре буенча закон бозучыларны 102,8 млн.сум күләмендә штрафка тартканнар, бу узган ел белән чагыштырганда 36,6 процентка күбрәк.

Бу хакта Юстиция эшләре буенча төбәк комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Занил Галәмов атналык оператив киңәшмәдә сөйләгән, аны республика башлыгы Радий Хәбиров алып барган.

Хокук бозуларның күбесе газоннарда парковкага бәйле — 23 289 эш. 8 903 эш контейнер мәйданчыклары янында автомобильләр урнаштыру аркасында кузгатылган. Башкортстан КоАПының 6 бүлеге нигезенде Сәнәгать, төзелеш һәм төзекләндерүдә Административ хокук бозулар" буенча 54 362 эш каралган, бу 2020 елга караганда 17 процентка күбрәк.

Радий Хәбиров муниципалитетларның административ комиссияләре эшчәнлеген югары бәяләгән.

- Өч ел элек без ишегалларыннан иске автомашиналарны чыгара башладык. Бу вакыт эчендә 2 мең берәмлеккә якын ташландык техника чыгарылган. Бу бик кирәкле эш, хәер, процесс гади генә түгел, чөнки сүз кешеләрнең милке турында бара. Барлык процедураларны төгәл үтәү мөһим, - диде республика җитәкчесе. - Нәтиҗәдә, бу автомобильләр кую өчен ишегалларындагы урыннарны бушатырга мөмкинлек бирә.

Башкортстан башлыгы шулай ук Уфадагы Совет мәйданында Россия Герое, генерал-майор Минигали Шәйморатовка һәйкәл куелачак парковка тыелуын искәртте, әмма кайбер автомобильчеләр анда үз машиналарын калдыруларын дәвам итә. Радий Хәбиров Совет мәйданында тәртип урнаштырырга һәм закон бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга кушты.

Республика җитәкчесе адмиссияләргә киләчәктә дә газоннарда һәм тиешле булмаган башка урыннарда парковка яратучылар белән актив көрәш алып барырга кушты.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: