Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2022, 09:27

Якташыбыз, "Башавтотранс" ның генераль директоры Надир Сәмиев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

«Башавтотранс» предприятиесе генераль директоры Надир Сәмиев транспортны үстерү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм югары казанышлары өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Якташыбыз, "Башавтотранс" ның генераль директоры Надир Сәмиев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде
Якташыбыз, "Башавтотранс" ның генераль директоры Надир Сәмиев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

 

«Башавтотранс» предприятиесе генераль директоры Надир Сәмиев транспортны үстерү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм югары казанышлары өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы шул хактагы указга кул куйды.

«Республика башлыгы миңа Салават Юлаев орденын бирү турындагы указга кул куюын игълан иткәч, мин, ул мине атаганча, полковник булсам да, югалып калдым. Мин бик шат. Бу бүләк шәхсән үземә генә түгел, ә „Башавтотранс“ коллективына да кагыла. Радий Фәритовичка ярдәмнәре өчен рәхмәт! Предприятие көрчектә иде, ә бүген аягында нык тора һәм көн саен үз нормасын лаеклы рәвештә эшләп чыгара, һәр пассажирга игътибар бүлә. Бу безнең эшнең иң югары бәясе! Хезмәт халкына хезмәт итәм, туган Башкортстанга хезмәт итәм,» - дип сөйләгән «Башинформ»га Надир Сәмиев.

“Башавтотранс” 2019-2021 елларда транспорт реформасы чорында пассажирлар ташу күләмен 78 дән (2018 ел нәтиҗәләре буенча) 104 млн.га кадәр (2021 елда) арттырды. Уфада бу күрсәткеч 27дән 62 млн. га кадәр арткан.

2019-2021 елларда «Башавтотранс» филиалларына күп сыешлы 943 яңа автобус кайтты. Предприятие коллективы тагын 269 машинаны модернизацияләде. Шул ук вакытта юл йөрү өчен акчасыз исәпләүләрнең өлеше 86 процентка җиткән, ә республика бюджетына салым түләүләре 2021 ел нәтиҗәләре буенча 1 млрд сумнан артып киткән.

Уфа маршрутларында водительләрнең уртача хезмет хакы 49,4 меп сумга җитте, ә кайберләре аена 80 меп сумга кадәр ала.

2022 елда пассажирлар йөртүне үстерү республика халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алып дәвам итәчәк. Аерым алганда, белгечләр Уфа маршрутларында шәһәр транспорты эшен камилләштерүне дәвам итәчәкләр. Сүз автобуслар санын арттыру һәм аларның хәрәкәте интервалларын кыскарту, пассажирлар уңайлыгы өчен юл йөрү схемаларын актуальләштерү турында бара. Планда-зур сыешлы 77 автобус сатып алу — алар 2022 елның җәй башында предприятиегә кайтарылачак.

Якташыбызны зур бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз! Сәламшәтлек, артабангы хезмәтендә уңышлар телибез!

Автор:
Читайте нас: