Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2022, 08:56

Корылтай депутаты Илдар Тимергалин вафат…

Константин Толкачев мәрхүмнең тормыш иптәше һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан.

Корылтай депутаты Илдар Тимергалин вафат…
Корылтай депутаты Илдар Тимергалин вафат…

 

Константин Толкачев мәрхүмнең тормыш иптәше һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан.

 

Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Илдар Тимергалин вафат булган. Бу хакта Константин Толкачев хатыны һәм якыннарының кайгыларын уртаклашып хәбәр иткән. Илдар Тимергалинга 61 яшь була, аның кызы һәм улы калган.

- Авыр чир безнең сафтан хезмәттәшебезне, иптәшебезне һәм фикердәшебезне алды, - дип язган Толкачев.

Тимергалин күп елларгомерен авыл хуҗалыгы үсешенә багышлаган, республиканың агросәнәгать предприятиеләрен җитәкләгән, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифасын биләгән.

Ул Башкортстанда, Ишембай районының Петровка авылында туып-үскән. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын (әлеге БДАУ) тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген 1977 елда «Сельхозтехника»р айон берләшмәсендә эшче сыйфатында башлый. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була.

- Актив тормыш позициясе булган кеше, чын профессионал, җаваплы һәм принципиаль җитәкче, ул күңеле белән эш мәнфәгатьләре өчен җан атып яшәде. Илдар Сәгыйтовичны белгән хезмәттәшләре һәм барысы да аны бик зур эшчәнлеге, шәхси намуслылыгы һәм игелеклелеге өчен хөрмәт итәләр иде. Ул безнең хәтердә шулай калачак, - дигән Дәүләт Җыелышы Рәисе.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:
Читайте нас: