Авыл халкы сөйләшү барышында бу проблеманы хәл итү юлын билгеләде.
192 урынга исәпләнгән Иске Тимкә урта мәктәбенең әлеге бинасы 1979нчы елның декабрендә сафка кертелгән. Ул уку елында сигезъеллык мәктәп булган hәм 149 укучыны 14 укытучы укыткан. Тарихта сакланган мәгълүматларга тагын да алгарак күз салсак, Иске Тимкә авылында заманча укыту гарәп алфавитын кулланып 1925нче елда оештырыла, ә инде 1926нчы елда латин алфавитына күчерелә. Беренче укытучы Саляев була, аңардан соң Богдан авылы мулласының кызы Фәүзия Габраупова халыктан җыелган акчалар исәбенә уку-укыту эшләрен алып баралар. Балаларын укытуга авыл халкының теләге көчле була, акчасын да җыя, балалар санына карап укытыр өчен байлардан калган йортларны да мәктәп итеп кулланалар. Иң тәүге укытучыларның эшен Богдан авылыннан Фатхирахман Афлятдинов дигән укытучы дәвам итә. 1927-1931нче елларда Бөредән эшкә җибәрелгән Шура Липова урыс телен укытуны җайга сала. Соңыннан инде Иске Тимкә авылыннан Васфи Закиров, Бөредәге укытучылар училищесын тәмамлап, Бөек Ватан сугышы башланганчы укытучы хезмәтен башкара, әмма аңа сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Сугыштан соңгы елларда олысы да, кечесе дә яңа төзелештә кайнау сәбәпле укучыларга башлангыч белем алу мөмкинлеге генә тия, шуңа күрә 1948нче елда 3 мәчет бинасының берсен сүтеп әлеге мәктәп йортына 80 укучыга исәпләнгән, пионер бүлмәсе дә булган бина барлыкка килсә дә, җидееллык мәктәп ачу варианты килеп чыкмый, ул 1952нче елда ачылып 1957нче елга кадәр генә эшчәнлек итә hәм яңадан ул 1964 нче елда ачыла. Ә инде 1965нче елда авыл мәктәбе сигезъеллыкка әйләнеп, 180нән артык укучыга белем бирү оештырыла. Укучылар саны үсә барып 1971-72нче уку елында иң биек ноктасы -201гә җитә. Шул уку елында мәктәп директоры итеп Хатип Солтанов билгеләнә hәм инде ул вазифаны 1990нчы елга кадәр намус белән башкара. Авылның ватанпәрвәре буларак сигезъеллык мәктәпне 1982нче елда урта мәктәп итеп үзгәртүгә бар тырышлыгын сала. Әлеге кирпеч мәктәп бинасын да ул төзетә. Сыйныф бүлмәләрендә яктылык режимын тәэмин итү өчен 37 тәрәзә эшләнгән, әлеге вакытта шуларның 25е куллану вакыты 30 ел элек чыгуга карамастан, әвәлге рәвешендә калып, җилдә калтырап, инде кубып төшәбез дип күңелгә шом салып торалар. Бөек Ватан сугышына 341 лачынын биргән, шуларның 127сен сугыш яланнарында калдырган (монда авылдан сугышка алынганнар исәбе генә, авылдан читтә чакта сугышка чакырылганнар белән ул сан тагын да арта) Иске Тимкә авылына шул лачыннарның оныклары укыган мәктәпкә тәрәзәләр алыштырыр өчен дистә еллар буена да мөмкинлек табылмаган. Иске Тимкә урта мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә үз hөнәрләренең чын осталары булып, эшләрен чын күңелләре белән яратып башкарып, югары дәрәҗәләргә ирешкән бик күп авылдашларыбыз бар безнең. Шулай ук механизатор hәм терлекче hөнәрен сайлап иген кырларында, малчылыкта кайнаган авылдашлар да шушы мәктәп укучылары. Менә шушы элекке укучыларның, ягъни авыл халкы җыены карары белән Урындагы башлангычларны яклау программасы-2020дә катнашып Иске Тимкә авылында Бөек Ватан сугышында катнашып яу кырларында ятып калган hәм сугыштан Җиңү белән кайтканнар истәлегенә обелиск төзелде, ә инде 2022нче елда шундый ук программада катнашып Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләрен яңарту бурыч итеп куелды. Җыелышта сайланган инициатив төркем бу эштә авылдан чыккан барлык кешеләрнең дә актив катнашуын сорый.
Радиф Әхияров, урта мәктәпнең математика укытучысы
Автор фотолары