Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2022, 18:47

Дәүләт хезмәтләре порталында ачык тыңлаулар үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында муниципалитетларда яшәүчеләр катнашлыгында ачык тыңлаулар үткәрергә мөмкин.  

Шундый тыңлаулар оештыру өчен порталны файдалану тәртибе турындагы карарга Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган.

Яңа сервис граңданнарның урындагы үзидарә мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә һәм дистанцион формат эпидемиологик хәүефсезлек тәлапларына җавап бирә.

Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә тыңлауларны уздыру көне һәм вакыты турында алдан белергә, фикер алышуга чыгарылган материаллар белән танышырга мөмкин.

 

https://www.bashinform.ru/

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: