Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2022, 06:00

Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!

Иванай урта мәктәбе укучылары Көнтүгеш авылындагы күперне төзекләндерүне хуплап сурәтләр төшерде.

Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!

 

Иванай урта мәктәбе укучылары Көнтүгеш авылындагы күперне төзекләндерүне хуплап сурәтләр төшерде.

Быелгы елда Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә Көнтүгеш авылындагы Көнтүгеш елгасы аша күперне төзекләндерү мәсьләсе күтәрелүен, аны хуплап Иванай авылында чаңгы ярышы узуын сайтыбызда бәян иткән идек инде.

Укучылар яңа программага зур өмет баглый. Алар үзләренең сурәтләрендә Көнтүгеш авылыннан аккан Көнтүгеш елгасы аша күперне заманча итеп эшләнгән, уңайлы күпер итеп күрергә тели. Үсеп килүче буын вәкилләре аны хәтта “киләчәк күпере” дип тә атаган.

Үсмерләр төбәк программасына ышаналар, бергә булганда, бер уйда, бер теләктә эш иткәндә, бар да уңышлы хәл ителәчәк, теләкләр гамәлгә ашырылачак, дигән фикерне белдерәләр.

Сурәт төшерүдә катнашкан кызлар һәм малайлар Көнтүгеш авылындагы күперне төзекләндерү авылның үзен дә төзекләндерү дип кабул ителер иде, диләр.

Районыбызның, авылларның киләчәген бар итүче буын вәкилләренең теләге, тырышлыгы да исәпкә алынып, проектның конкурс шартларын уңышлы узуына этәргеч бирсә, булышлык итсә, бу зур җиңү булыр иде!

Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Көнтүгеш авылында киләчәк күпере кирәк!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: