Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2022, 10:59

Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылачак

Башкортстанда яңа һөнәри бәйрәм кертергә ниятлиләр.

Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылачак
Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылачак

 

Башкортстанда яңа һөнәри бәйрәм кертергә ниятлиләр.

Республика Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачева сүзләренә караганда, парламентның якындагы утырышында беренче укуда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бәйрәме көнен билгеләү турында закон проектын кабул итәчәк. Аны 29 октябрьдә булдырырга ниятлиләр.

"Датаны сайлау тарихи яктан нигезләнгән: 1991 елның 29 октябрендә Дәүләт милке белән идарә итү буенча Башкорт ССР Дәүләт комитеты оештырыла. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре хезмәткәрләре җир мөнәсәбәтләрен дәүләт тарафыннан җайга салуда турыдан - туры катнашалар”, - дип аңлаткан башкорт парламенты спикеры.

Константин Толкачев искәртеп үткәнчә, Башкортстан милекне куллану һәм сату буенча бүген Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында алдынгы урында тора.

Закон проекты «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» гы закон нигезендә, БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының утыз еллык юбилее уңаеннан эшләнгән.

 

Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылачак
Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылачак
Автор:
Читайте нас: