Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2022, 14:26

Башкортстанда авыл старосталарының вәкаләтләрен киңәйтәләр

Ул нәрсә бирәчәк?

Башкортстанда авыл старосталарының вәкаләтләрен киңәйтәләр
Башкортстанда авыл старосталарының вәкаләтләрен киңәйтәләр

 

Ул нәрсә бирәчәк?

 

Февраль аенда пленар утырышта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары “БРда авыл старосталары турында” БР Законының 5 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын беренче укуда карауны планлаштыра.

"Закон проекты белән авыл старосталарына кайбер вәкаләтләр бирү тәкъдим ителә. Старосталар урындагы үзидарә органнарына берничә юнәлеш буенча практик эшчәнлекләрендә ярдәм итәчәкләр һәм урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертәчәкләр. Торак пункт мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышынган җирлекнең, шәһәр округының вәкиллекле органы утырышларында старосталар киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашачак”, – дип аңлаткан БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Башкортстанда старосталар институты 2019 елда оештырылган.

2022 елның гыйнварында РФ Дәүләт Думасы беренче укуда «Ачык хакимиятнең бердәм системасында урындагы үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын кабул итте. Ул ике дәрәҗәдәге  урындагы үзидарә системасыннан баш тартуны күздә тота. Урындагы хакимият органнарын авыл советлары башлыкларының вәкаләтләрен район һәм шәһәр хакимиятләренә тапшыру белән бетерү күздә тотыла. Күчмә чор 2028 елга кадәр исәпләнә, бу вакыт аралыгында урыннарда халык ышанычлылары үз вәкаләтләренең вакытын төгәлләячәк. Урындагы үзидарәне оптимизацияләү турындагы закон проекты ачык хакимият реформасын дәвам итә. Документ Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников һәм Красноярск краеннан сенатор Андрей Клишас тарафыннан эшләнгән.

Башкортстанда авыл старосталарының вәкаләтләрен киңәйтәләр
Башкортстанда авыл старосталарының вәкаләтләрен киңәйтәләр
Автор:
Читайте нас: