Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2022, 09:41

Балтач районында пенсия акчасын алты гүзәл зат вәкиле тарата

Тырыш хезмәтләре өчен алар адресына җитәкчелек рәхмәт белдерде.

Балтач районында  пенсия акчасын алты гүзәл зат вәкиле тарата
Балтач районында пенсия акчасын алты гүзәл зат вәкиле тарата

 

Тырыш хезмәтләре өчен алар адресына җитәкчелек рәхмәт белдерде.

Районда ай саен пенсия акчасын алты гүзәл зат вәкиле тарата. Эш көннәре иртәнге тугыздан кичке унсигез, унтугыз, егерме сәгатьләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин. 

Һәр айның өченнән егерме дүртенә кадәр почта хезмәтенең будкалы УАЗ автомашинасында юлга чыга алар.  Кышкы салкыннарда да, җәйге эсселәрдә дә бер маршрут буенча дистәләрчә километр озынлыкта юл үтәләр. Төшке ашны да тәгәрмәч өстендә кабул итәләр. Шулай күнеккәннәр.

Быелгы кыш бураннары белән бу ханымнар эшендә өстәмә катлаулыклар тудырды. Авылларга юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең махсус техниканы иртә белән кардан тазартуны тәэмин итә алды. Ә менә аерым авыл биләмәләрендә авыл урамнарын ачтыру вакыты сузылган очракларга юл куелган очраклар күзәтелгән.

—УАЗыбыз батып китсә, үзебез этәреп чыгарган, билдән көрт ерып, юешләнеп көнозыны йөрегән чаклар да бар инде... — ди пенсия таратучылар.

Авыл җирендә төрле холыклы, төрле хәлдәге пенсионерлар очрый. Пенсия таратучы барып кергәндә бер өер халык җыелышып “сыйланып” утырган мәлләр дә була икән.

—Эчүдән теле көрмәкләнгән, үз-үзен белерлек хәлдә булмаган, шешәдәшләре белән “бәйрәм” иткән пенсионерга пенсия акчасын бирми кайткан чаклар да бар, — дип эшләренең катлаулы яклары белән дә таныштырды алар мине.

Иске Балтач почта бүлекчәсе начальнигы Глүсә Мөбәрәкшина үзенең кулы астында эшләгән гүзәл зат вәкилләренә һәр иртәдә хәерле юл теләп кала, исән-имин әйләнеп кайтуларын көтеп ала.

—“Биш күзем” белән карап көтеп алам мин аларны. Үзләре өчен янып, көеп торам. Шундый ышанычлы кешеләр белән эшләвемә бик бәхетлемен. Утыз биш ел почта хезмәтендә эшлим. Сизелми дә үтте. Килешеп, аңлашып эшләгәнгә шулайдыр, — ди Глүсә Шәрифҗан кызы.

Хезмәткәрләр махсус эш киеме, коронавирус йогуның таралуын кисәтү чаралары (антисептик, битлек, перчатка һәм башкалар) белән тулысынча тәэмин ителәләр. 

“Почта России” акционерлар җәмгыятенең Башкортстандагы Федераль почта элемтәсе идарәсенең Борай почтамты начальнигы Данис Гыйльфанов  пенсия түләүләрен халыкка илтеп җиткерүдә почта автомобильләренә үтү мөмкинлеге тәэмин иткәннәре өчен районның юл хезмәте хезмәткәрләренә, район Хакимиятенә, авыл биләмәләренә рәхмәт белдерде.

“Шулай ук үзебезнең тармак эшчәннәренә үз эшләренә хөрмәт белән караганнары һәм хөрмәтле пенсионерларыбызга, түземлекләре, көчле буран көннәрендә кайнар чәй тәкъдим иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм.

Барыгызның да тырышлыгы белән, һава торышының көйсезлегенә карамастан, гыйнвар ае өчен пенсия акчаларын без түләп бетерә алдык”, — дигән юллар бар Рәхмәт сүзендә.

Рәсемдә: Менә алар, ай саен авылларда яшәүче пенсионерларга соңлатмый пенсия акчасын китереп җиткерүче пенсия таратучылар: (Лида Хәмәтнурова (сулда), Зөлфия Гәрәева, Алия Карамова, Алсу Вәлиева, Анфиса Миңнуллина, Эльза Галәветдинова, Глүсә Мөбәрәкшина (уртада).

Газим ТАЛИПОВ фотосы

Балтач районында  пенсия акчасын алты гүзәл зат вәкиле тарата
Балтач районында пенсия акчасын алты гүзәл зат вәкиле тарата
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: