Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2022, 08:32

АВЫЛ БИЗӘГЕНӘ ТИҢ АЛАР

Тучыбай авылында туып-үскән Рузилә Гыймадова өч дистә елга якын гомерен игелекле хезмәткә – Мата авылы халкының сәламәтлеген саклауга багышлый.

АВЫЛ БИЗӘГЕНӘ ТИҢ АЛАР
АВЫЛ БИЗӘГЕНӘ ТИҢ АЛАР

Өч дистә ел... Бу сүзне әйткәндә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен – сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Рузилә Наил кызы үзе генә беләдер.  Дөресе дә шул, көне буе эшләп кайткач, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, койма яңгырмы, авыл фельдшеры бөтен эшен калдырып, арыган йөзен  күрсәтми, авырган  кешеләр янына ашыга.

Шәhәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган hөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөhим. Мата авылында әнә шундый гүзәл зат – ак күңелле фельдшер эшли.

Рузилә Наил кызы 1976 елның 2нче  мартында Тучыбай авылында  дөньяга килә. Балачактан ук ул табибә булырга хыяллана. Үз тирәсендә дусларын туплый.  Уйнап “укол ясый”, йөрәкне тыңлый hәм дарулар билгели. Табибә булып уйнау аның яраткан шөгыленә hәм киләчәктә гомерлек hөнәренә әверелә.

Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре шәhәрендәге медицина училищесына юллана.

1996нчы елда, Бөре медицина училищесын тәмамлаганнан соң, аны юллама буенча Мата авылына җибәрәләр. Бөтен хезмәт эшчәнлеген Рузилә Наил кызы сайлаган hөнәренә багышлый hәм моңа бер тапкыр да үкенми.

Мата авылында эшләгәндә Рузилә Наил кызы булачак тормыш иптәше Винер Фәйзелбаян улы белән таныша.  Шулай итеп, алар арасында мәхәббәт уты кабына. Ә инде 1998нче елның матур бер кыш көнендә гөрләтеп туй ясыйлар.

Ул озак еллар мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләде. Яшь гаиләне тагын да бәхетлерәк итеп ике балалары дөньяга килә. Алар җитеш, мул тормышта, пар канатлар ышыгында үсә. Уллары Юнир Ижевск шәhәрендә югары уку йортында белем ала, ә кызлары Элина  -  8нче  сыйныф укучысы.

Рузилә Гыймадова тырышлыгын олысы-яше билгели. 2018нче елда Мата авылында Башкортстан Республикасының  100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чикләрендә модульле фельдшер-акушер пункты бинасы төзелә. Халыкның уңайлы, санитария нормаларына туры килгән шартларда сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килә.

Гыймадовлар гаиләсе матурлык hәм муллыкта яши, барлык туганнары, дуслары, күршеләре hәм танышлары өчен ишекләре гел ачык, күңелләре киң. Алар hәркемне киң елмаеп каршы алалар. Бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышыннан ямь hәм тәм табып яши белүче үрнәкле гаилә. Бар яктан  да җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Шул ук вакытта барысына да ирешү өчен күпме көч, тырышлык таләп ителүен алар үзләре генә белә. Алдыңа куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык кирәк, ә  Рузилә Наил кызы hәм Винер Фәйзелбаян улы Гыймадовларга  бу сыйфатлар хас.

 

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

АВЫЛ БИЗӘГЕНӘ ТИҢ АЛАР
АВЫЛ БИЗӘГЕНӘ ТИҢ АЛАР
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: