Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2022, 11:13

Мата авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк

Мата авылы халкы быел Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә буенча йомгаклау җыелышына җыелды.

Штәнде авыл биләмәсенең Мата авылы халкы быел Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп беренче сөйләшүдә карар кабул иткән иде. 28нче гыйнварда халык йомгаклау җыелышында үз сүзен әйтте.

Сөйләшү авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев рәислегендә, “Агро-Профи” җәмгыяте директоры Фидаис Хәмәдуллин катнашлыгында авыл клубы бинасында үтте.

Фикер алышуларда Әнәс Нухов, Фәнзилә Зарафетдинова, Рәшит Солтанов һәм Зәләф Әдиевлар аеруча актив булды.

— Республика бюдҗетынан бүленгән, халыктан һәм спонсорлардан кергән акчалар исәбенә тормышка ашырылган программаны авыл халкы өчен мөhим эшкә юнәлтергә кирәк иде. Мин авылдагы зиратның тирә-ягын киртәләп алу, кирәк-яраклары саклана торган өй төзү яклы. Шунда ата-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз hәм якын кешеләребез җирләнгән,— диде авыл старостасы Мөдәрис Талипов.

Бу тәкъдим, узган җыелыштагы кебек үк, сөйләшүгә килгән барлык халык тарафыннан хупланды.

Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча икенче җыелышта да авыл халкы бердәм фикер алышты. Биредә пандемия чорында тиешле саклану кагыйдәләре үтәлде. Конкурс шартларын уңышлы үтәр өчен проектны тормышка ашыру шарты буенча тиешле сумманың 10 проценты күләмендә халыктан җыярга килештеләр. Биләмә территориясендә эшләгән “Агро-Профи” җәмгыяте директоры Фидаис Хәмәдуллин һәм шәхси эшкуар Гөлнара Сафина спонсорлык ярдәме күрсәтәчәген белдерделәр.

Сөйләшү барышында М.Талипов, Э. Солтанова, Г. Шәрипова, Р. Фәрхетдиновтан торган инициатив төркем сайланды.

Җыенда авыл халкы урындагы башлангычларны яклау программасы конкурсын үткән очракта Мата авылы зираты киртәләнер, кирәк-яраклары саклана торган өй төзелер дигән ышанычта таралышты.

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

Мата авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк
Мата авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк
Мата авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: