Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2022, 16:00

Мишәр авылы халкы авыл зиратын төзекләндерү яклы

Быел Тушкыр авыл биләмәсенең Мишәр авылында Урындагы башлангычларны яклау программасы тормышка ашырылачак.

Авылда хәл итәсе проблема, мәсьәләләр бар. Әмма мишәрлеләрнең теләге — беренче чиратта программа чикләрендә зиратны төзекләндерү.

Мишәр авылыннан илгә, республикага, районга игелекле бик күп уллар, кызлар чыккан. Алар читтә төпләнеп яшәсәләр дә, кече ватаннарын онытмыйлар, аның сулышын тоеп, кирәк чакта ярдәм кулы сузып яшиләр. Соңгы елларда мәчет бинасын, обелискны өмә белән халык үз көчен кушып төзекләндерде. Бердәм, дус, игелекле мишәрлеләр зиратны төзекләндерүдә дә сынатмаслар. Халыктан җыеласы өлешне бер авырлыксыз җыячаклар. Программаны тормышка ашыруга спонсор ярдәме дә кушылачак. Тиешле сумма авыл биләмәсе бюджетыннан бүленәчәк.

Авылдагы мәңгелек йортны төзекләндерү эшенә килгәндә, акчага материаллар сатып алып, эшне җәйге айларда өмә белән эшләргә килеште мишәрлеләр.

Программада катнашырга халыкның ризалыгы белдерелде. Инициатив төркем ћәм аның рәисе сайланды. Программа шартлары буенча икенче тапкыр узган сөйләшүдә хәл итәсе мәсьәлә көчендә калды. Инициатив төркем әгъзалары коронавирус йогуын кисәтү максатыннан күмәк җыелышта катнаша алмаган авылдашларына өй буйлап йөреп аңлату эше алып барды.

Зиратлар — авылларның йөзе. Алар караулы, тәрбияле булырга тиеш. Мишәр авылы халкы төп көчне конкурс шартларын уңышлы үтүгә салу өстендә эшли.

Флидә Галиева, Башкортстанның атказанган укытучысы, районның Почётлы гражданины

Газим ТАЛИПОВ фотосы

Мишәр авылы халкы авыл зиратын төзекләндерү яклы
Мишәр авылы халкы авыл зиратын төзекләндерү яклы
Автор:
Читайте нас: