Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2022, 16:28

Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак

Аның чикләрендә алар бер зур проблеманы хәл итәчәк.

Алдан үткән сөйләшү барышында иске дүртекәйлеләр программа чикләрендә төзелеш материаллары сатып алып авыл зиратының рәшәткәләрен өмә белән яңартырга, дип килештеләр. Күпчелек тавыш белән шушы проектны конкурска кертергә, авыл биләмәсе бюджетыннан смета бәясенең — 15, халыктан һәм спонсорлардан 10 проценты күләмендә акча җыярга ризалык белдереп тавыш бирделәр.

Җыелыш барышында программаны тормышка ашыру өчен өч кешедән торган инициатив төркем сайланды.

Башкортстан Республикада коронавирус йогуы таралу куркынычы янау сәбәпле, Сәйтәк авыл биләмәсенең Иске Дүртекәй авылында башлангыч җыелыш читтән торып, анкеталар һәм фотофиксация кулланып уздырылды. Анкеталарда йомгаклау җыелышында яңгыраган сораулар яктыртылды. Иске Дүртекәй авылы халкы күпчелек тавыш белән зиратны коймалау өчен төзелеш материаллары сатып алырга теләк белдерде. Сораштыруда катнашкан барлык 31 кеше анкеталарга җаваплар бирде.

 Эльза Фаюршина, авыл биләмәсе башлыгы

Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы быел максатчан программада катнашачак
Автор:
Читайте нас: