Уфа дәүләт авиация-техник университеты студенты Артур Ахунов уку йортының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чокалы авылында яшәүче Фәрзинә һәм Рәзиф Ахуновлар гаиләсендәге төпчек малай Артур. Әлеге вакытта Уфа дәүләт авиация-техник университетының соңгы бишенче курсы студенты.
Уку алдынгысы Артур Рәзиф улы уку йортының җәмәгать тормышында да актив катнаша. Студентлар советы рәисе, студентларның ирекле дружинасы рәисе булды.
Университетның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Артур Рәзиф улы Ахунов УДАТУ ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Якташыбызга бу бүләкне ректор С.В. Новиков үзе тапшырды.
Артур Ахуновның үзен һәм шундый булдыклы егет үстергән ата-ананың шатлыгын уртаклашабыз. Укуыңны уңышлы тәмамлап, тормышта да сынатма, Артур! Уңышлар сиңа!
Фотолар шәхси архивтан