Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 09:21

Күрше Аскын районының элекке башлыгы Ришат Дихин истәлегенә истәлекләр җыентыгы әзерләнә

Аны туплауга балтачлылар да үзләренең өлешен кертә ала.

Коронавирус авыруы арабыздан иртә алып киткән яхшы кеше Ришат Марат улы Дихинның курсташы, якын дусты, Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимиятенең Башкортстан Республикасы Башлыгының өлкән референты Алмас Шаммасов социаль челтәрләрдә түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты:

“Кадерле дуслар!

Сезнең игътибарыгызны сорыйм.

Ришат Дихинны белгән һәм яраткан, йөрәкләрендә аның истәлеген саклаган һәркемгә мөрәҗәгать итәм.

Без, Ришатның дусларының һәм якыннарының бер төркеме, аның 35 яшенә багышланган истәлекләр җыентыгын чыгарырга телибез. Шуңа күрә сезгә истәлекләрегез, уникаль фотографияләр җибәрүегезне, ягъни әлеге мөһим һәм кирәкле китапны әзерләүдә актив катнашуыгызны үтенәбез.

Әйдәгез, аның нинди егет булуын, сыйныфташлары, төркемдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, якыннарының аны нинди кеше буларак белүен сөйләп үтик әле. Бу Ришат турында яхшы истәлекләр яшәсен өчен генә түгел, ә яшьләр, киләчәк буын өчен дә мөһим, алар безнең җиребезнең нинди лаеклы улларыннан үрнәк алырга кирәклеген белсеннәр өчен дә әһәмиятле.

Сезнең материалларны 1 апрельгә кадәр почтага җибәрүегезне сорыйбыз: [email protected]

Зинһар, текстыгызда ФИО, эш яки уку урыныгызны, үзегезнең мәгълүматларны, элемтәләрне күрсәтегез.

Массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм барысыннан да бу мәгълүматны таратуда ярдәм итүләрен сорыйбыз”.

Бу җыентыкны туплауда балтачлылар да катнаша, үз истәлекләрен уртаклаша ала.

Күрше Аскын районының элекке башлыгы Ришат Дихин истәлегенә истәлекләр җыентыгы әзерләнә
Күрше Аскын районының элекке башлыгы Ришат Дихин истәлегенә истәлекләр җыентыгы әзерләнә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: