Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2022, 08:50

Язучы, галим Рәиф Әмиров балтачлыларга рәхмәт белдерде

Педагог, язучы, драматург, әдәби критик, галим, филология фәннәре докторы, профессор, СССР Язучылар Союзы әгъзасы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, якташыбыз Рәиф Кадим улы Әмиров балтачлыларга рәхмәтен җиткерде.

“Сугыш еллары баласы буларак, бүгенге көнгә кадәр яшәлгән гомеремне бергә дөнья көткән замандашларым, төрле сәбәпләр аркасында вакытыннан алда мәңгелеккә күчкән яшьтәшләрем исәбенә яшәлгән еллар дип исәплим. Шул олы бурычны башкарып өлгерер, алар эшли-уйлый башлаган күпләргә сәер үземә кирәкмәс төсле тоелган гамәлләрне хәлдән килгәнче аткарырга тырышып яшәлде. Ә тормышка ашырып булдыра алмаганнарны кәгазьгә төшереп, хөрмәтле авыл хакимияте башлыкларыннан алып ил башлыкларына хәтле җиткерергә тырыштым, тырышам. Бу гамәлемнең барысына да охшап бетмәве дә бар. Ләкин башкача булса яшәвем мәгьнәсен югалткан булыр иде.

Ә туган көн белән котлаган район хакимияте башлыгы Илгиз Әхваз улына, Рәфис хәзрәткә, “Балтач таңнары” гәзите редакциясенә, иң якын туганнарым Әлфит Әмиров һәм Рәшит Сабиров, Начар авылындагы Сабировларга, замандаш-фикердәшләргә гомумән, ноябрь аенда нинди дә булса мөнәсәбәттә - якын итепме, өнәп бетмичәме – искә алганнарга олы рәхмәтемне җиткерәм. Дөньяның матурлыгын да, авырлыгын да кабул итеп яшик әле. Дөнья бу!” – дигән иң ихлас кичерешләрен җиткргән күренекле якташыбыз үзенең Рәхмәт хатында.

Сез безнең горурлык, хөрмәтле Рәиф Кадимович! Сәламәт булыгыз! Тагын да озак еллар Уфа-Балтач юлларына тузан, кар төшерми, туган төбәгегездә көтеп алынган кадерле кеше, олы кунак булып якташларыгызны сөендереп яшәгез әле!

Рәиф Әмиров – Начарский

Язучы, галим Рәиф Әмиров балтачлыларга рәхмәт белдерде
Язучы, галим Рәиф Әмиров балтачлыларга рәхмәт белдерде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: