Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2022, 09:22

Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров

Профессор Рәиф Кадим улының туган төбәгендәге тәүге тукталышы Югары Карыш урта мәктәбендә булды.

Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров
Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров

 

Профессор Рәиф Кадим улының туган төбәгендәге тәүге тукталышы Югары Карыш урта мәктәбендә булды.

 Мәктәп директоры Рита Кәшфуллина хөрмшәтле шәхесне аның турында дөнья күргән истәлекләрдән, фәнни эшләреннән тупланган тарихи почмакка әйбәде.

Бирегә аяк баскач, якташыбыз “аһ” итте. Бак дисәң, монда аның шәхси архивында булмаган истәлекләр (фотосурәтләр, гәзит мәкаләләре һ.б.) урын алган иде.

—Бер елны “Уфимская неделя” гәзитендә минем турыда күләмле генә мәкалә басылгач, бер танышым “Әй, Рәиф туган, мин сине берәр хәлле кеше баласысыңдыр дип уйлаган идем. Ә син бик гади тормыштан чыккан кеше икән,” — дип әйткән иде. Шулай инде, әни гади крестьянка булды. Ялгызы тәрбияләде. Туганнарымнан башка бер байлыгым да юк, — дип башлады сүзне.

Һәр истәлек кадерле Рәиф Кадим улына. Менә бу портретны авылдашы Гомәр Әлетдиновның Бөре шәһәрендә югары уку йортында укыткан улы Таһир галимнең 50 яшенә бүләк иткән.

Профессор Рәиф Әмиров турында БСТ каналы өчен махсус тапшыру әзерләнүе турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.

Газим Талипов фотолары

Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров
Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров
Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров
Гади кеше баласы ул, профессор Рәиф Әмиров
Автор:
Читайте нас: