Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2022, 12:10

Башкортстанда халыкның табигый кимүе 25,4 мең кешегә тиңләшкән

Республикада узган елда Бөрҗән районында гына халыкның табигый артуы күзәтелгән.

Башстат белгечләре республика шәһәрләрендә һәм районнарында халыкның табигый хәрәкәте буенча мәгълүматларны бастырган.

Мәсәлән, 2021 елның 11 аенда төбәктә 36 136 бала туган, ә 61 541 кеше үлгән. Башкортстанда халыкның табигый кимүе 25 405 кешегә, ягъни 1 000 кеше исәбенә 6,9 булган. 2020 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 16 047 кеше тәшкил иткән.

Иң зур кимү Борай (1 000 кешегә 18,9), Ярмәкәй (14,9), Бакалы (14,8), Илеш (14,5) һәм Әлшәй (14,2) районнарында күзәтелгән.

Башкортстанда халыкның табигый артуын белгечләр республиканың Бөрҗән районында гына билгеләп үткәннәр.

Фото: migrantocenter.ru

Башкортстанда халыкның табигый кимүе 25,4 мең кешегә тиңләшкән
Башкортстанда халыкның табигый кимүе 25,4 мең кешегә тиңләшкән
Автор:
Читайте нас: