Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2022, 16:33

Профессор Рәиф Әмиров “Автограф” – телетапшыруы герое

Сиксән яшьлек юбилеен билгеләгән билгеле якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмиров турында БСТ каналы өчен махсус тапшыру әзерләнә.

Бу максаттан бүген, 24 гыйнвар көнне, Рәиф Кадим улы Әмиров туган авылы Начарда — авылдашлары, белем алган Югары Карыш урта мәктәбендә укытучылар һәм укучылар белән очрашты. “Автограф” тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы тележурналист Рәйсә Абдуллина һәм телеоператор Римзат Билалов Балтач районында эшләде.

Профессор Рәиф Кадим улын урта мәктәптә якташлары җылы каршы алдылар. Урта мәктәптә зур шәхес үзенең тормыш, фәнни юлына багышлап булдырылган тарихи почмакта булдылар. Рәиф Әмиров истәлекләр белән таныштырды. Биредә тупланган һәр фотосурәт, гәзит язмалары, документлар якташыбыз биографиясенең бер өлеше.

—Рәиф Кадимович — безнең мәктәптә көтеп алынган кунак. Ул безгә бик зур метлдик ярдәм күрсәтә. Аның белән горурланабыз, укучыларыбыз да аның кайтуын сагынып көтеп ала. Чөнки 2014 елдан башлап мәктәпнең иң яхшы укучыларына шәхси премиясен тапшырып килә, — ди урта мәктәп директоры Рита Кәшфуллина.

Автор фотолары

Фотоларның сыйфаты өчен гафу үтенәм

Профессор Рәиф Әмиров “Автограф” – телетапшыруы герое
Профессор Рәиф Әмиров “Автограф” – телетапшыруы герое
Профессор Рәиф Әмиров “Автограф” – телетапшыруы герое
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: