"Газпром" идарәсе рәисе Алексей Миллер Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
Аңа әлеге исем бирү турындагы Президент Указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Миллер "Дәүләт һәм халык алдында аерым хезмәт казанышлары өчен" бүләкләнде, диелә Указда.
Алексей Миллерга 31 гыйнварда 60 яшь тула. Белеме буенча икътисадчы. "Газпром" идарәсен ул 2001 елдан башлап җитәкли, ә 2002 елдан концернның директорлар советы рәисе урынбасары булып тора.
Ул инде I һәм IV дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены, Александр Невский ордены һәм башка Россия һәм чит ил бүләкләре кавалеры.
Фото видеодан скриншот