Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2022, 14:41

Яңа Янбайлылар мессенджерларда юбиляр Мансур Кашаповны тәбрикләделәр

Хезмәт ветераны Мансур бабай Кашапов бүген, 20 гыйнварда, үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгели.

Бүгенге көндә Яңа Янбай авылында тормыш тукталган булса да, шушы авылдан чыккан кешеләр авыл сулышын социаль челтәрләргә, мессенждерларга күчереп яшәтә, туган нигезләре җылысын тоеп яшәү хисенә омтыла.

Иске Балтач авылында гомер кичерүче, шушы  авыл кызы Эльмира Исмәгыйлова ватсапта авылдашлары төркемен булдырып Яңа Янбай авылыннан чыккан, төрле җирләрдә яшәгән авылдашларының тормышын, яшәешен җанландырып җибәрде. Ә бүген иртәдән төркемдәшләр олы яшьтәге Мансур Кашаповны зыр юбилее белән котлады.  

“Бүген безнең Яңа Янбай  авылының олы  яшьтәге кешеләренең берсе, Мансур абый үзенең  90 яшьлек  юбилеен билгели. Шушы олуг гомер  бәйрәме белән, төркемебез исеменнән аны тәбрик итәбез.              Мансур абый  белән  Наҗия апа, 5 балага гомер биреп, тырыш, тәрбияле  кешеләр итеп үстерделәр. Аларга алдагы көндә дә, балалар кадерендә, дус, туганнар хөрмәтендә, тиң,  тигез итеп, тагын да шулай сәламәт, исән-сау булып, озын гомерләр телибез. Хөрмәт итеп авылдашлар исеменнән, котлауларыбызны, ихлас теләкләребезне үзләренә балалары җиткерерләр, дип ышанып калабыз”, — дип яза Эльмира Фаил кызы.

Котлауларга без дә кушылабыз. Үстергән балалары тәрбиясендә Иске Балтач авылында тыныч, мул, имин тормышта яши юбиляр. Сезгә карап сокланабыз, Мансур бабай! Рәхәт гомер кичерегез! Картлык шатлыкларын тоеп, икенче яртыгыз белән бар гомерегезне пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгез!

Яңа Янбайлылар мессенджерларда юбиляр Мансур Кашаповны тәбрикләделәр
Яңа Янбайлылар мессенджерларда юбиляр Мансур Кашаповны тәбрикләделәр
Яңа Янбайлылар мессенджерларда юбиляр Мансур Кашаповны тәбрикләделәр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: