Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2022, 11:57

Туктайда авыл урамы төзекләндереләчәк

Авыл халкы былгы елда Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә буенча йомгаклау җыелышына җыелды.

Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк

 

Авыл халкы былгы елда Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә буенча йомгаклау җыелышына җыелды.

Иске Балтач авыл биләмәсенең Туктай авылын халкы быелгы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп беренче сөйләшүдә карар кабул иткән иде. Шушы көннәрдә халык йомгаклау җыелышына килде. Сөйләшү авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Рәхимҗанов рәислегендә, район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашлыгында ачык һава астында үтте.

Фикер алышуларда авылда яшәүче, эш яшендәге Альбина Ахтариева, Эрнест Гайнетдинов аеруча актив булды.

—Ел саен явым вакытларында, ел мизгелләре алышынган мәлләрдә авыл урамнары йөри алмаслык хәлгә килеп баткакка әйләнә. Беренче чиратта авыл урамын эшләргә кирәк безгә, — диде алар иң кискен проблеманы билгеләп.

Бу тәкъдим, узган җыен барышындагы кебек үк, сөйләшүгә килгән барлык туктайлылар тарафыннан хупланды.   

Авыл халкы программаны тормышка ашыруга үз өлешләрен кертергә бартавыштан ризалык белдерде, спонсор да табарга вәгъдә иттеләр.  Конкурс шартларын уңышлы үтәр өчен проектны софинанслауда тиешле сумманың 10 проценты күләмендә халыктан җыярга килештеләр. Сөйләшү барышында авылдагы иң актив кешеләрдән инициатив төркем сайланды.

Конкурс шартларын җиңгән очракта әгәр дә акча артып калса, экономияләнгән өлешне авылдагы икенче урамны төзекләндерүгә юнәлтергә килеште туктайлылар.

Гөлназ Зарипова, авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы

Газим Талипов фотолары    

Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Туктайда авыл урамы төзекләндерәчәк
Автор:
Читайте нас: