Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2022, 09:55

“Балтач таңнары” гәзитенең “Вконтакте” төркемендәге фотоконкурсы тәмам

Бүген, 20 гыйнвар көнне бәйгегә йомгак ясалып җиңүче билгеләнде.

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе үзенең “Вконтакте” төркемендә, төркем әгъзалары арасында бәйге игълан иткән иде. Аның шарты гади: шушы фотосурәткә иң кызык комментарий язарга, репост ясарга, дустыңны төркемгә чакырырга гына кирәк. Конкурста 14 төркемдәшебез катнашты, шулар арасыннан биш кеше генә конкурс шартларын тулысынча үтәде.

Шуларны исәпкә алып, редколлегия призлы урынны төркемдәшебез Зәлифә Галианованы җиңүче дип тапты. Приз сыйфатында җиңүченең телефонына 300 сум акча күчереләчәк.

Җиңүче фотосурәткә түбәндәге комментарийны тәкъдим иткән иде.

Юк агачта чыпчык-кошлар.
Тышта суык, кар-буран.
Кайчан хуҗам чыгып алыр?
Өшеп, көтеп утырам.

Барлык катнашучыларның активлыгын исәпкә алып рәхмәт белдерәбез һәм алдагы айларда оештырылачак һәм үткәреләчәк бәйгеләрдә дә актив катнашуларын теләп калабыз.

“Балтач таңнары” гәзитенең “Вконтакте” төркемендәге фотоконкурсы тәмам
“Балтач таңнары” гәзитенең “Вконтакте” төркемендәге фотоконкурсы тәмам
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: