Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2022, 12:20

Башкортстанда шәхси клиникаларга пациентларны бушлай вакциналарга рөхсәт итәчәкләр

Башкортстанның шәхси клиникаларында эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарена керүче түләүсез вакциналар ясарга мөмкин булачак.

Гыйнвар ахырында Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары пленар утырышта закон проектын беренче укуда карарга ниятли.

"Закон проекты белән эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарена кертелгән вакциналар белән, оештыру — хокукый формаларына бәйсез рәвештә, мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын гамәлгә ашыруда катнашучы барлык медицина оешмаларын тәэмин итәргә тәкъдим ителә, - дип хәбәр иткән БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев. - Медицина учреждениеләрен иммунобиологик препаратлар белән тәэмин итүне оештыру тәртибен республика Хөкүмәте раслаячак».

Башкорт парламенты спикеры сүзләренә караганда, тәкъдим ителә торган закон каршылыкларны бетерергә ярдәм итәчәк, ягъни гражданнар мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче теләсә кайсы клиникада профилактик прививкалар календаре нигезендә вакцинацияне уза алачак.

Белешмә.

Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарена 24 авыруга, шул исәптән SARS-CoV-2 коронавирус инфекциясенә, котыру авыруына, талпан вирус энцефалитына, А һәм В вируслы гепатитына, менингококк инфекциясенә каршы прививкалар кертелгән.

Башкортстанда шәхси клиникаларга пациентларны бушлай вакциналарга рөхсәт итәчәкләр
Башкортстанда шәхси клиникаларга пациентларны бушлай вакциналарга рөхсәт итәчәкләр
Автор:
Читайте нас: