Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2022, 12:02

Балтач иҗатчыларын бәйгегә чакыралар

Балтач үзәк китапханәсе башкорт, татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләр өчен «Җанымда иҗат ялкыны...» («Души прекрасные порывы») бәйгесен оештыра.

Балтач иҗатчыларын бәйгегә чакыралар
Балтач иҗатчыларын бәйгегә чакыралар

 

Балтач үзәк китапханәсе башкорт, татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләр өчен «Җанымда иҗат ялкыны...» («Души прекрасные порывы») бәйгесен оештыра.


Балтач районының талантлы каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырылган бу бәйге 3 этапта үтәчәк:
I этап – әдәби әсәрләрне “Проза” һәм “Поэзия” номинацияләрендә 15 мартка тиклем кабул итү;
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;
III этап – йомгаклау өлеше.

—«Җанымда иҗат ялкыны...» язучылар бәйгесенең нәтиҗәләрен Бөтендөнья шигърият көне - 21 мартта тәкъдим итәрбез. Районыбызның каләм тибрәтүчеләренә иҗади уңышлар теләп калабыз! Тулырак мәгълүмат белән безнең төркемдә таныша аласыз, — ди чараны оештыручылар.

Балтач иҗатчыларын бәйгегә чакыралар
Балтач иҗатчыларын бәйгегә чакыралар
Автор:
Читайте нас: