Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2022, 10:57

Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде

Биредә тәрбияләнүчеләр абруйлы гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннардан зур бүләк алды.

Балтач районында яшәүче ветеран десантчылар хәйрия эшенә олы игътибар бүлә. Югары Карыш авылындагы социаль приютта тәрбияләнүчеләргә берничә ел элек теннис өстәле бүләк иткәннәр иде. Шушы көннәрдә янә сабыйларны сөендерделәр — видеопроектор бүләк иттеләр.

Әлеге вакытта Аскын, Балтач, Борай районнарыннан 5-15 яшьлек тугыз бала (3 малай, 6 кыз) тәрбияләнә приютта.

Районда 96 ветеран десантчы яши. Районныњ ветераннар советын Фәрит Галимов җитәкли.

—Балалар, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, уњышлар, түземлек, яхшы укуыгызны телим. Укытучыларыгызны һәм тәрбиячеләрегезне тыњлагыз, — диде Фәрит Фәнил улы, бүләкне тапшырып.

Ветеран десантчылар Марат Гыйләҗев, Ильяс Вәлиев та теләкләргә ихлас кушылдылар һәм бүләккә тапшырылган видеорпроекторны эшләтеп тә күрсәттеләр. Һава-десант гаскәрләренењ 75 еллыгы уњаеннан булдырылган видеоролик балаларга бик ошады.

Яшьлекләрендә ил алдындагы хәрби бурычны элиталы гаскәрләрдә үтәгән бүләк ясаган ир-егетләр. Ил-76, Ан-2, Ан-12 самолётлары, Ми-9 вертолётыннан 900-1200 метр биеклектән Марат Гыйләҗев — 15, Фәрит Галимов —21, Ильяс Вәлиев 22 тапкыр парашюттан сикергән. Күкрәкләрендә медальләр чыњлаган абыйларына балалар горурланып, сокланып карады.

—Менә, балалар, күрдегезме, десантчылар нинди дуслар, бердәмнәр. Сезгә дә үзара дус, тату, бердәм булырга кирәк, — диде приют директоры Ләйсән Бәдриева, фәһемле видеороликны тамаша кылгач.

Мондый бүләкләр үсеп килүче буын вәкилләрен укыту-тәрбияләү эшендә зур ярдәмче булсын!

Автор фотолары

Фотларның сыйфаты өчен гафу үтенәм

Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде
Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде
Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде
Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде
Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде
Балтач десантчылары Югары Карыш авылындагы социаль приютка килде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: