БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Алан Мирзаев шул хакта белдерде.
Быел район-шәһәрләргә коммуналь техника сатып алуга республика бюджетыннан 1,432 млрд сум акча бүленәчәк. Аның 1,032 миллиарды — шәһәр округларына, 400 млн сумы авыл районнарына билгеләнгән.
Киңәшмә барышында техника алу өчен юл картасы күрсәтелде. Аның буенча 1 майга кадәр — җәйге, 1 июльгә кадәр кышкы машина корылмалары кайтарылачак. Үз чиратында, БР Башлыгы Радий Хәбиров документны раслады һәм үз күрсәтмәләрен бирде.