Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2022, 09:23

Балтачлылар колагына: Алда безне тагын озайлы яллар көтә!

Яңа ел каникуллары тәмамланды гына. Ә алда безне тагын биш озын ял көтә.  

Балтачлылар колагына: Алда безне тагын озайлы яллар көтә!
Балтачлылар колагына: Алда безне тагын озайлы яллар көтә!

 

Яңа ел каникуллары тәмамланды гына. Ә алда безне тагын биш озын ял көтә.  

Быел күп кенә бәйрәм көннәре шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Тәүге кыска каникуллар 8 март бәйрәменә туры киләчәк. Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбегә туры килүгә бәйле, 6 марттан 8 мартка кадәр ял итәчәкбез (ә менә җомга көнне, 5 март — эш көне).

Быелгы елда 1 һәм 2 гыйнварда бәйрәм көннәре быел шимбә һәм якшәмбегә туры килде. Хөкүмәт аларны 3 һәм 10 майга күчерде. Шуңа күрә май бәйрәмнәре озыная һәм 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр ике тапкыр дүртәр көн ял итәчәкбез.

Моннан тыш, янә 11-13 июнь һәм 4-6 ноябрь дә бәйрәм көннәре булачак.

Бары тик Ватанны саклаучылар көне — 23 февраль генә чәршәмбегә туры килгәнлектән, анда бер генә көн ял итәчәкбез.

Исән-сау булыйк! Рәхәтләнеп эшлик тә, күңелле итеп ял да итик!

Балтачлылар колагына: Алда безне тагын озайлы яллар көтә!
Балтачлылар колагына: Алда безне тагын озайлы яллар көтә!
Автор:
Читайте нас: