Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2022, 16:15

2022 елда Башкорт нефтенең 90 еллыгы киң билгеләнәчәк

2022 елда Башкортстанда нефть чыгара башлауга 90 ел тула. Шуңа бәйле  республика башлыгы Радий Хәбиров истәлекле юбилейны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны оештыру турындагы Указга кул куйды.

Документ нигезендә оештыру комитеты төзеләчәк һәм чаралар планы формалаштырылачак. Шулай ук Ишембайга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында гариза юллау планлаштырыла. Моннан тыш, юбилей чаралары кысаларында башкорт нефте, Губкин урамына капиталь ремонт ясалачак, «каланча-әби» мемориаль комплексы, башкорт нефтен һәм Блохин (башкорт нефтен беренче тапкыр ачучы һем шәһәргә нигез салучы) урамнары реконструкцияләнәчәк, шулай ук Блохин исемендәге скверлар һәм «Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ишембай нефтьчелеренә һәйкәл» төзекләндереләчәк.

Истәлекле дата уңаеннан тантаналы чара 2022 елның маенда «Торатау» Конгресс-холлында узачак. Шунда ук тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләү булачак.

Указның үтәлешен контрольдә тоту, шулай ук фаразланган чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләү республика Хөкүмәтенә йөкләнгән.

Фото: Башинформ

2022 елда Башкорт нефтенең 90 еллыгы киң билгеләнәчәк
2022 елда Башкорт нефтенең 90 еллыгы киң билгеләнәчәк
Автор:
Читайте нас: