Президент Владимир Путин шушы хактагы Указга кул куйды.
Быелгы ел Русия халыкларының мәдәни мирасын саклауга багышланачак.
– Әлеге карар халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыкны саклау максатларында кабул ителде, – диелә ил президенты кул куйган Указда.
Президент хөкүмәткә ике ай эчендә оештыру комитеты төзергә, шулай ук Русия халыкларының мәдәни мирасы елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты.
Фото: kremlin.ru