Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2021, 15:59

Пенсионерларга ел саен бирелә торган Яңа ел алды түләүләрен көтәргәме?

Дәүләт Думасына шул турындагы закон проекты кертелгән.

Пенсионерларга ел саен бирелә торган Яңа ел алды түләүләрен көтәргәме?
Пенсионерларга ел саен бирелә торган Яңа ел алды түләүләрен көтәргәме?

 

Дәүләт Думасына шул турындагы закон проекты кертелгән.

ЛДПР фракциясе лидеры Владимир Жириновский, сенаторлар Елена Афанасьева һәм Ирина Кожанова җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Дәүләт Думасына пенсияләр буенча закон проектын керткәннәр.

"Яңа ел алды пенсия түләүләре турында" закон проекты аны барлык эшләүче һәм эшләмәүче иминият пенсияләрен алучыларга, дәүләт тәэминаты һәм "хәрби" түләүләргә исәпләргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта акчаны пенсия күләмендә билгеләргә җыеналар.

2022 елда инициативаны тормышка ашыру өчен, финанс-икътисади нигезләүдә әйтелгәнчә, 786,2 миллиард сум күләмендә федераль бюджеттан өстәмә акча кирәк булачак, шуның 66,4 миллиарды — "хәрби" пенсиягә, 719,8 миллиарды — иминият түләүләрен алучыларга һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча (соңгысы федераль бюджеттан РПФна бирелә торган мәҗбүри пенсия иминиятенә бюджетара трансферт хисабына түләнә).

Чыгымнарны федераль бюджет — Милли Байлык Фонды акчалары хисабына финанслау планлаштырыла. Өстәмә акчалар 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы һәм РПФның өч елга бюджеты турындагы законнарга үзгәрешләр әзерләгәндә каралырга тиеш.

"2021 ел нәтиҗәләре буенча тугыз процентка якын инфляциянең югары дәрәҗәсе пенсионерларның керемнәре дәрәҗәсенә бик кире йогынты ясый. Росстат мәгълүматларына караганда, бәяләр үсешен исәпкә алып, россиялеләрнең реаль пенсияләре инде күп ай рәттән кими", — дип билгеләп үткән закон проекты авторлары.

Аларның сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан барлык гражданнарның да туганнары һәм якыннарына бүләкләр, бәйрәм табынына азык-төлек сатып алуга бәйле зур акчалата чыгымнары барлыкка килә, шуңа күрә бу чорда дәүләт тарафыннан социаль яклауга мохтаҗ гражданнар социаль яклауга аеруча мохтаҗ.

Пенсионерларга ел саен бирелә торган Яңа ел алды түләүләрен көтәргәме?
Пенсионерларга ел саен бирелә торган Яңа ел алды түләүләрен көтәргәме?
Автор:
Читайте нас: