Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2021, 11:38

Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар

Алда торган Яңа ел каникулларын кайда үткәрергә аптырап торсагыз, ике дә уйламый, Урта – Елга авылына юлланыгыз.

Монда сезне саф һава, сихри табигать кочагы — карагай урманы, ап-ак кар каплаган калкулыклар, табигать кочагында ял итүчеләргә барлык кирәк-яраклар каршы алачак. Мондый уңайлыкларны шушы авылның патриоты, Түбән Сикияз авыл советы депутаты Ямил Исламов үзенең гаиләсе һәм авылдашлары белән берлектә булдырган.

Авыл читендәге калкулык буеннан агып яткан чишмә суының ерганагын буып менә дигән буа эшләткән Ямил Исламов. Буа өстендә теләгән кешегә хоккей, я булмаса кышкы футбол уйнарга була.

Якында гына ике калкулык. Сөзәгрәге дә, текәрәге дә бар. Теләгең булса, тюбинг белән рәхәтләнеп шуа аласың. Хәвефсезлек тәэмин ителгән. Бәрелеп, сугылып имгәнү куркынычы юк.

—Телисез икән, киң чаңгылар бирәм. Рәхим итеп алыгыз, шуыгыз, — ди Ямил Нурислам улы. — Күңелле ял итү өчен шартларны булдырырга тырыштык. Ит кыздырырга теләгән кешеләр мангалдан файдалана алалар.  Утын хәстәрләнгән. Чатыр да ял итү өчеләр өчен урнаштырылган.  Уңайлыклардан файдалану бушлай. Авылга юллар кардан тазартыла. Кичләрен тирә-якка ямь өстәп гирляндалар яна. Килегез, үкенмәссез!

Шулай итеп, дуслар, сезне Урта – Елга авылында көтәләр!

Светлана Исламова фотолары 

Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Балтачлыларны һәм кунакларны ял итәргә Урта – Елга авылына чакыралар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: