Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2021, 09:26

Югары Карыш авылындагы социаль приюттан быел бер бала да балалар йортына җибәрелмәгән!

Катлаулы тормыш шартларында калган сабыйларны үз канаты астына алган приютта бүген Яңа ел тантаналары үтә.

Ата-аналары юлдан тайпылып, башка сәбәпләр белән язмыш бирегә китергән балалар һәм үсмерләр белән үз эшләренә бирелгән белгечләр эшли. Яңа ел алдыннан приютка төрле учреждение хезмәткәрләреннән хәйрия ярдәме күрсәтелә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстандагы Балтач районы бүлекчәсе хезмәткәрләре белән без дә приютка юлландык.

—2021нче ел күп яклап бик катлаулы ел булса да, безнең өчен аның уңышлы яклары да булды. Ел дәвамында 55 бала белән эшләдек. Аларның берсен дә балалар йортларына, чит гаиләләргә җибәрмәдек. Барысын да үз гаиләләренә кайтардык. Бер хезмәткәребез — Зәнфирә Саттарова “Башкортстанның атиказанган социаль хемәткәре” дигән Мактаулы исемгә лаек булды. Алсу Сабирова район Хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде, — диде приют мөдире Ләйсән Бәдриева кунакларны сәламләп ясаган чыгышында.

Киләсе 2022нче ел тагын да уңышлы булсын!

Югары Карыш авылындагы социаль приюттан быел бер бала да балалар йортына җибәрелмәгән!
Югары Карыш авылындагы социаль приюттан быел бер бала да балалар йортына җибәрелмәгән!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: