Юлчылар юлларны ачуда өзеклекләргә юл куймый.
Быелгы кыш төрлечә сыный. Әле җылыта, әле салкынайтып җибәрә. Мондый шартлар юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшендә аеруча катлаулылыклар тудыра. Әмма алар сынатмый. Төбәк һәм авылара юллар категориясенә кергән 400 километр юлларны вакытында кардан ачып, бозлавыктан саклап хәвефсез йөрерлек юллар торышын тәэмин итәләр.
Районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә 55 кеше хезмәт сала. Идарә начальнигы Илдар Җиһангиров белдерүенчә юлларны кышкы чорда хезмәтләндерү эшенә КамАЗ автомашинасы базасындагы биш берәмлек комплекслы юл машинасы, алды көрәкле ике берәмлек КамАЗ автомашинасы, кар эттергеч җайланмалы өч берәмлек МТЗ, ике берәмлек Т-150 тракторы, ике грейдер, бер К-700, бер экскаватор (төягеч) җәлеп ителгән. К -700 базасындагы бер төягеч ком төяүгә кушылган.
—Техника иске, сафтан чыгып йөдәткән очраклар да бар. Кар ныклап яуган көннәрдә механизатор, водительләрне тәүлек әйләнәсенә эшләтергә тырышабыз. Әлбәттә, эшне ике семнада оештырып. Эш кешесенә ял биреп эш итәбез инде, — ди Илдар Габдинур улы.
Быелгы кыш, әйткәнемчә, үзенчәлекле килә. Бу беребезгә дә сер түгел. Юлдагы карны эттереп үткәч тә, асты башка еллардагы кебек, катып, ныгып калмый, йомшак булып кала. Ә бу, үз чиратында, водительләргә уңайсызлыклар тудыра.
Һава температурасының тотрыксызлыгы нәтиҗәсендә юлларда барлыкка килгән бозлавыкларны бетерергә ком запасы җитәрлек күләмдә тупланган. Өстәмә ревештә ташып, тупланып торыла.
—Районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә үз эшләренең осталары, профессионаллар хезмәт сала. Тәҗрибәле, күп еллар эшләгән хезмәткәрләр күп. Пенсия яшендәге кешеләргә алмашка яшь көчләр кирәк. Теләге булган яшь механизаторлар безгә рәхим итсеннәр, — ди Илдар Габдинур улы.
Юлларны кардан чистарту буенча үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарган районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе уңганнары эшенә сүз тидереп булмый. Ул төбәк һәм авылара әһәмияттәге юлларны тәртиптә тота. Кар яуганда, юлларны кардан арындыру эшләренә берничә юнәлештә техника эшкә кушыла.
“Безне эшнең тынгысызлыгы куркытмый”, — ди идарә эшчәннәре Фирдәвис Әсләмов (рәсемдә сулда) һәм Адиф Вәлиәхмәтов.