Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2021, 16:25

Югары Карыштан алты яшьлек Алина Хаҗимуллина Кыш Бабайга нәрсә сорап хат юллаган булган?

Полиция подполковнигы Динар Низамов Югары Карыштан Алина Хаҗимуллинаның Кыш Бабайга юллаган үтенечен үтәде.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев инициативасы белән районда  “Елка желаний” акциясе үтте. Анда Илгиз Әхвәс улы үзе һәм район үзәгендәге предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре балаларның Кыш Бабайга юллаган теләкләре язылган “шар”лар алдылар һәм шушы көннәрдә ул теләкләрне үти башладылар.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстандагы Балтач районы эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Динар Низамовка Югары Карыш авылыннан Алина Хаҗимуллинаның хаты төште. Алина кыз балалар өчен зур косметика турында хыялланган һәм Кыш Бабайдан шул әйберне үзенә бүләк итүне сораган. Зур теләк белән үтәде Динар Мәдехәт улы сабыйның үтенечен. Үзе генә түгел, Карыш якларына Кыш Бабай (Илфат Хәйдаров) һәм Карсылу (Илүзә Нәбиева) белән бергә юлланды. Алинага җылы теләкләрен җиткереп матур бүләкне тапшырды, ә Кыш Бабай татлы күчтәнәчләре белән сөендерде.

Алина — Филия һәм Винарис Хаҗимуллиннар гаиләсендәге өченче бала. Хаҗимуллиннар икесе дә урта мәктәптә укытучы булып эшли.

Кызларының сөенечен ата-аналары да, мәктәп җитәкчелеге дә шатланып кабул итте.

Югары Карыштан алты яшьлек Алина Хаҗимуллина Кыш Бабайга нәрсә сорап хат юллаган булган?
Югары Карыштан алты яшьлек Алина Хаҗимуллина Кыш Бабайга нәрсә сорап хат юллаган булган?
Югары Карыштан алты яшьлек Алина Хаҗимуллина Кыш Бабайга нәрсә сорап хат юллаган булган?
Югары Карыштан алты яшьлек Алина Хаҗимуллина Кыш Бабайга нәрсә сорап хат юллаган булган?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: