Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2021, 20:46

Полиция хезмәткәрләре Югары Карыш авылындагы социаль приютка килделәр

Югары Карыш авылындагы социаль приютта вакытлыча тәрбияләнгән балалар һәм үсмерләр Кыш Бабай бүләкләре кабул иттеләр.

Ул бүләкләрне Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстандагы Балтач районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

Традиция буенча погонлы хезмәткәрләр үзләре белән сабыйларны сөендерергә Кыш Бабай (Илфат Хәйдаров), Карсылу (Илүзә Нәбиева), 2022 ел символы — Тигр (Илшат Яхин), Тычкан (Гөлфирә Хәсәнова), Төлке  (Лариса Нуртдинова) белән бергә юлланды.

Бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Динар Низамов, личный состав белән эшләү буенча начальник ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Фәнзия Мостафина һәм балигъ булмаганнар эше инспекторы, полиция майоры Гөлшат Дәүләтова балаларга тюбинглар, татлы күчтәнәчләр бүләк иттеләр.

—Тәрбияче апаларыгызга тыңлашыгыз, тәртипле, тырыш булыгыз. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, ә сезгә, тәрбиячеләр, авыр хезмәтегездә җиңеллекләр телим. Яңа ел белән! — диде Динар Мәдехәт улы балаларны һәм тәрбиячеләрне тәбрикләп.

Котлауларга Фәнзия Фидай кызы белән Гөлшат Махиян кызы да кушылды.   

—Зур Рәхмәт! — дип бүләкләрне шатланып кабул итте сабыйлар һәм бәйрәмнең төп кунакларын чакырдылар. Залга әкият геройлары, Кыш Бабай, Карсылу үтте. Уеннар, җыр-бию, күңел ачу дәвам итте. Кунаклар алдында малай һәм кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Кыш Бабай татлы күчтәнәчләрен өләште.

Чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп кунакларның тагын килүләрен теләп саубуллашты балалар кунаклар белән.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: