Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2021, 21:02

Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!

Ул Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә булдырылды. Паркны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!

 

Ул Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә булдырылды. Паркны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

—Үзегез булдырырга теләдегез бу матур паркны һәм менә бүген яңа объектны тантаналы ачабыз. Көнтүгеш авыл биләмәсе уңышлы эшли. Төбәк программасында алты ел рәттән җиңеп чыгып, авылларда зур эшләр башкара. Авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге дә нәтиҗәлелеккә омтыла. Куйбышев исемендәге кооператив 7 миллион сумлык токымлы терлекләр сатып алды. Киләчәктә сөт продукциясе җитештерүне арттырыр дигән ышаныч бар. Авылларны газлаштыру юнәлешендә дә эш дәвам итә. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Яңа 2022нче ел шатлык, бәхетләр генә алып килсен! — диде Илгиз Әхвәс улы иванайлыларны тәбрикләп һәм паркны төзүгә тоемлы өлеш керткән иванайлыларга район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Подрядчы оешма – “Стройпрогресс” җәмгыяте директоры Илдар Җиһангиров та иванайлыларны истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләде һәм паркны җәйге чорда тәртиптә тотар өчен триммер бүләк итте.

Котлауларны Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев дәвам итте. Паркны булдыруга аеруча зур өлеш керткән авылдашларына авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

—Авылга нигез салынуның 380 еллык юбилей елында зур бүләк булды бу парк. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Бергә булганда без һәр эшне булдыра алабыз, — диде.

Ал тасма киселгәннән соң кунаклар паркка үтте. Биредә авыл нигезләнүнең зур юбилее уңаеннан табигый ташлар, аларга табличка урнаштырылган. Өч тренажер станогы, балаларга атынгычлар, агачтан тау, эскәмияләр, чүп савытлары булдырылган.     

Кыш бабай (Петр Абдулов), Карсылу (себердән авылга кунакка кайткан Диана сылу) кунакларның күңелен ачты, чыршы тирәли әйлән-бәйләнгә чакырды. Шул мәлдә купшы итеп бизәлгән чыршының утлары кабынды һәм тантана салют белән тәмамланды.

Газим Талипов фотолары

(Тулы язма белән “Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз)

Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Хәзер Иванай авылында ял паркы бар!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: