Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2021, 09:10

Башкортстан журналисты Владимир Путинга нинди сорау бирде?

Уфа 450 еллык юбилеена өстәмә федераль ярдәм алачак.

Башкортстан журналисты Владимир Путинга нинди сорау бирде?
Башкортстан журналисты Владимир Путинга нинди сорау бирде?

 

Уфа 450 еллык юбилеена өстәмә федераль ярдәм алачак.

Башкортостандан Президентның матбугат конференциясендә биш кеше катнашты. Алар – Руслан Шәрәфетдинов ("Башинформ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире), Артур Хәсәнов ("Горобзор" сайты җитәкчесе), Гөлназ Хәйбуллина (БЮТ хәбәрчесе), Максим Окунев ("РБК" хәбәрчесе) һәм Вадим Исламов (БЮТ операторы).

Матбугат конференциясендә Башкортстан юлдаш телеканалы хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина үзенең соравын бирә алды.

Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков Гөлназның йөрәк төшерелгән "Из Уфы" дип язылган плакатына игътибар итте һәм аңа сүз бирде. Гөлназ дәүләт башлыгы белән башкорт телендә исәнләште һәм башкортларга сәламен җиткерде.

– Без үзебезнең баш калабыз Уфаны бик яратабыз. 2024 елда ул үзенең юбилеен биләячәк, сез бу турадагы указга кул куйдыгыз. Бу сәбәпле федераль ярдәм булачакмы? Безгә яңа социаль объектлар, күперләр, тигез юллар кирәк. Сез бәйрәм итүгә киләсезме? – диде Гөлназ.

– Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Килергә тырышырмын, – дип җаваплады Владимир Путин. – Уфа – соклангыч кала, Идел буе федераль округында – иң яхшыларның берсе. Ул борыннан Русиянең Ислам донъясы үзәге буларак билгеле. Без коллегалар белән әзерлек турындагы махсус документ чыгардык. Республика җитәкчелеге белән әзерлек барышында сезнең өчен нинди объектлар файдалы булачагын билгеләячәкбез. Биредә өстәмә ресурслар кирәкми, инфраструктура, юл һәм социаль өлкәләргә, мәдәнияткә дип бүленгән акчаны дөрес итеп файдаланырга кирәк. Уфа үзенең юбилеен тиешле, матур итеп үткәрергә тиеш. Әгәр өстәмә чаралар кирәк булса, аны да бүлербез.

Гөлназ Президентка икенче соравын да бирде. Ул  Уфада хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинме, дип сорады. "Без "Салават Юлаев" командасы белән дан тотабыз", – диде ил башлыгы.

– Әйе "Салават Юлаев" – бик шәп команда һәм югары сыйфатлы. Дөнья чемпионаты буенча әлегә әйтә алмыйм, карарга кирәк. Минемчә, киләсе чемпионат Питерда үтәргә тиеш. Логистика буенча Санкт-Петербург белән Уфа бер-берсеннән ерак урнашкан. Мондый карарны халыкара хоккей федерациясе кабул итә. Һичшиксез, шуны әйтәм, Уфа югары дәрәҗәдәге халыкара чараларны үткәрә ала. Уйларбыз бу турыда да, – диде Владимир Путин.

 Фото: Башинформ

Башкортстан журналисты Владимир Путинга нинди сорау бирде?
Башкортстан журналисты Владимир Путинга нинди сорау бирде?
Автор:
Читайте нас: