Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2021, 12:20

Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак

Максатчан программа дүртекәйлеләргә зур проблеманы хәл итәргә булышлык итәчәк.

Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак

 

Максатчан программа дүртекәйлеләргә зур проблеманы хәл итәргә булышлык итәчәк.

Сәйтәк авыл биләмәсе составына кергән Иске Дүртекәйдә  34 йортта 85 кеше яши. Шуларның утызга якыны алдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында (ППМИ) катнашу мәсьәләсе каралган җыелышка килде.

Җыелыш бүгенге хәл-шартлар торышын истә тотып ачык һава астында үтте.

Җыелышны авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина алып барды. Чарада район Соеты Секретаре Расих Акберов белән район Хакимиятенең территориаль-финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашты. Алар халыкка программаның шартлары, тормышка ашырылу тәртибе, районда шушы проект чикләрендә башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләделәр, аңлаттылар.

Республикада — 2015, районда 2016 елдан тормышка ашырылган программада авыл биләмәләренең күп авыллары конкурс шартларын уңышлы үтеп ел саен нинди дә булса эш башкарып килсәләр, Сәйтәк авыл биләмәсе бу яклап калышып килде. Программада катнашуга теләк белдерсәләр дә, конкурс шартларын үтә алмадылар. Шуңа күрә дә быел Иске Дүртекәй авылы халкы чарага ныклап әзерләнгән — плакатлар, чакырулар язып алып килгәннәр. Программада катнашырга бертавыштан ризалык белдерделәр.

Җыелыш барышында җитәкчеләр программа чикләрендә башкарып була торган эшләр турында аңлатканнан соң фикер алышулар булды. Вячеслав Калиев, Михаил Набиуллин, Ирина Петухова һәм башкалар активлык күрсәтте. Уртага салып сөйләшкәннән соң уртак фикергә килделәр. Программа чикләрендә төзелеш материаллары сатып алып авыл зиратының рәшәткәләрен өмә белән яңартырга, дип килештеләр. Күпчелек тавыш белән шушы проектны конкурска кертергә, авыл биәмәсе бюджетыннан смета бәясенең — 15, халыктан һәм спонсорлардан 10 проценты күләмендә акча җыярга ризалык белдереп тавыш бирделәр.

Җыелыш барышында программаны тормышка ашыру өчен өч кешедән торган инициатив төркем сайланды.

Газим Талипов фотолары

Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Иске Дүртекәй авылы халкы алдагы елда ППМИ да катнашачак
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: