Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2021, 20:14

Иске Дүртекәй авылы халкын нәрсә борчый?

Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев иске дүртекәйлеләр белән очрашты.

Иске Дүртекәй авылы халкын нәрсә борчый?
Иске Дүртекәй авылы халкын нәрсә борчый?

 

Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев иске дүртекәйлеләр белән очрашты.

Очрашу бүгенге көн таләпләреннән чыгып ачык һава астында үтте. Сәйтәк авыл биләмәсенә караган Иске Дүртекәйдәге 34 йортта яшәгән 85 кешенең утызга якыны очрашуга җыелган иде.

Төпкелдәге авылга әле булса табигый газ ягулыгы килеп җитмәгән. Район җитәкчесенә адресланган беренче сорау нәкъ шушы мәсьәләгә кагыла иде. Авылда көндәлек кирәк-ярак товарлары сату өчен сәүдә ноктасы, эш яшендәге кешеләргә эш урыннары булмавы, юлларның начар торышы, фельдшер-акушер пункты юклыгына, көнкүреш калдыкларын чыгаруга түләүләргә кагылышлы һәм башка сораулар яңгырады очрашу барышында.  Илгиз Әхвәс улы һәр сорауны исәпкә алды. Кайберләрен хәл итү өстендә эш алып барылганлыгы турында әйтте һәм алдагы айларда шул юнәлештә эш дәвам итәчәк, диде.

Газим Талипов фотосы

 

Иске Дүртекәй авылы халкын нәрсә борчый?
Иске Дүртекәй авылы халкын нәрсә борчый?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: