Башкортстанда Урал тауларының көнбатыш өлешендәге итәгендә җир тетрәгән.
Эпиүзәк яшерен Хөкүмәт объекты булган ябык Межгорье шәһәреннән ерак түгел урында күзәтелгән.
Сейсмик вакыйга турында мәгълүмат халыкара мониторинг системасы сайтында урнаштырылган. Портал мәгълүматлары буенча, тетрәү Гринвич буенча 08:35тә яки җирле вакыт белән 13:35тә теркәлгән. Туфракның тирбәнүе 2,6 балл тәшкил иткән.
«Бу сейсмик вакыйга, ул кешеләргә дә, корылмаларга да куркыныч тудырмады. Туфрактагы мондый тетрәүләрне приборлар терки, әмма аларны кешеләр сизми. Тетрәү торак пунктлардан читтә булды", - дип аңлатканнар Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе Екатеринбург геофизика институтында.
Фото: wikimapia.org