Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2021, 10:27

Көндәшле авылында сулыклар чистартылды

Бу эш авыл халкы катнашлыгында һәм Көндәшле авыл биләмәсе, райондагы әйдәүче эшкуар ярдәме белән башкарылды.

Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды

 

Бу эш авыл халкы катнашлыгында һәм Көндәшле авыл биләмәсе, райондагы әйдәүче эшкуар ярдәме белән башкарылды.

         Көндәшле – су чыганакларына бай төбәк. Авыл эчендә генә дә төрле зурлыктагы 7 – 8 күл бар. Аларның барлыкка килүләре турында халыкта шактый кызыклы риваятьләр йөри.

         Мәйданы буенча иң зурысы – авылның уртасында урнашкан Авыл күле. Аның бер ягында – хастаханә, икенче ягында мәктәп урнашкан, элекке мәдәният йорты да шул төбәктә иде. Борынгылар сөйләвенчә, имеш, биредә таш нигезле мәчет булган, ул убылып, җир астына төшеп киткән (озера карстового происхожения), шул урыннан су чыгып күл хасыйл булган. Чынлап та, күлнең урта бер җирендә таш утрау – “таштугай” дип аталган урын бар. Заманында, башкалары кебек үк, күл бик тә тирән иде. Биредә су коенучы малайлардан таштугайга кадәр йөзеп бару, барып җиткәч шунда басып тору, тирән урыннарга “буй салып” аның тирәнлеген тикшереп карау иң кыюларның, тәвәккәлләрнең өлеше иде.

Нәфис абый сөйләве буенча төньяк (Динарислар) ягында мүкле саз, көньягында зур гына тирән күл булган. Авылны нигезләүчеләр (Мөслим Нураев 16 крепостное белән, Айрат Карамовлар урыны ) беренче таш нигезле мәчетне Инештән өстә шунда корганнар. Ике күл арасы иңгән, тоташып зур күл барлыкка килгән. Әлеге казыган вакытта чыккан мүк, моны исбатлый.

Зурлыгы буенча икенчесе – Пибек күле, исеме шундый тавыш чыгарып очучы кош исеменнән алынган. Күлне күл иүдә, сөйләүләренчә, кеше өлеше дә бар. Аның көнбатыш, төньяк ягы бик түбән булган. Бу урыннарга да кешеләр утыра башлагач (Алатырь ягыннан планлы рәвештә күчерелгән мишәрләр - Х.Н.), Тау ягында, суны буып куйганнар. Элек шушы яр “буа өсте” дип атала иде. Пибек тә гомер-гомергә су керү урыны булды. Малайлар, кызларның су керә торган урыннары аерым булды. Җәйге эссе көннәрдә, колхозда кызу эш вакытларында төшке ялларда һәм эштән соң башта атлар, аннан машиналарга төялеп кайтып, берьюлы 50-60 кеше су коена торган иде. Ирләр урыны, тирән, биек ярлы урын. Күлнең берничә тирән җиренә “буй салырга” армиядән кайткан озын буйлы солдатлар, диңгезчеләр генә җөрьәт иттеләр.

Пибектән 10 метрлап югарырак Чәй суы күле  урнашкан, аның кыйбла ягындагы зур тигезлек – Сабан туе мәйданы.

Чәй суы – соңрак биреләчәк исем, халык аны гомергә “Саз” дип йөртте. Анда алып барган урам “Саз урамы” булды. Чөнки  бу сулык сазлык булган. Шундый риваять бар: дүрт  гасырлар чамасы элек, күченеп баручылардан бер төркем, арадан бер хатын бәбиләргә чирләп, бирегә туктала. Яңа туган сабыйны мүкле сазлыктан, бәке тишеп алган суда юындыралар. Соңыннан биредә яшәп тә калалар. Халык ишәйгәч, сазлыкның торфын алып, чистартып күл ясыйлар.  Шул дәвердә карап-тәрбияләп торган кешенең исеме белән күлне “Шәяхмәт сазы” дип тә атыйлар иде элек. Чәй суы дип аталуы суының йомшак, төче сулы булуында. Өлкән буын, коелары булуга карамастан, бу судан аерыла алмый. Фәйзелькави, Фәйзелгаян , Фидай абый һәм башкалар, авылга “Хитачи” экскаваторы килгәнче суны алып калдылар. Узган гасыр урталарыннан алып 1978 елга кадәр янәшәдә яшәгән Харис бабай Зарипов (урыны җәннәттә булсын) Чәй суын пычраттырмый саклап килде, балык тотарга, каз-үрдәк кертергә рөхсәт итмәде. Чәй суы авыл халкы  өчен бердәнбер эчәргә яраклы йомшак су чыганагы булып хезмәт итте, итә. Авылның бер очыннан икенчесенә иңнәренә чиләк-көянтәләр элеп, тезелешеп суга баручы – кайтучы, күлләрдәге басмаларда тезелешеп хатын-кызлар кер чайкавы авылның бер бизәге иде. Соңрак флягалар салып атлар, матайлар, машиналар пәйдә булды...

Вакытлар узу белән авылдагы бөтен күлләр дә саекты, аларга ләм утырды. Хәзер, су өстенең кайбер урыннарында казлар рәхәтләнеп басып тора. Күлләр чистартуга мохтаҗ икәнлеге көн кебек ачык. Бу җәһәттән, шушы көннәрдә Көндәшле авыл биләмәсе башлыгыгы Флюр Акберов башлангычы белән, Чәй суы, Авыл күле, Султанша сазы (янәшәдә яшәгән кеше исеменнән) күлләренең аерым өлешләрен, Инеш елгасының күперләр янын тазарту, тирәнәйтү оештырылды. Бу, беренчедән, сулыкларны аз булса да ләмнән арындырып тирәнәйтү, икенчедән, янгын була калганда, (Алла сакласын), машиналарга су төярлек урыннар булдыру максатыннан эшләнде. Куәтле “Хитачи” техникасын бик тә оста оператор – Айрат Тимерхан улы Мингазев хезмәтләндерә. Чикләнгән җаваплылыктагы “Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәйруллин тарафыннан бирелде.

Сулыкларга, күлләргә авыл җитәкчелегенең игътибар итүе – мактаулы гамәл. Чәй суы күле, мәсәлән, соңгы тапкыр 1988 елда Рәйсә Наширбанова – авыл советы, Фәйзелгаян Нәртдинов колхоз рәисе чагында чистартып тирәнәйтелгән. Үткән ел, Илгиз Сәхипов җитәкчелегендә тирәсендәге агачлар киселеп чистартылды. Шул елларда, Рәшит Сәхипов үтенече белән, инде мәрхүм Әгъфәт Галәетдиновның Т – 100 тракторында Пибекне тазартканы хәтердә. Ул эшләгән дәвердә калган вак күлләрне дә чистартып, тирәнәйтте. Күп буалар буды. Сагына аны халык. Аңа кадәр бу эшләрне Т -100 дә Агаләм Хиҗәпов, Миннехан Ахуновлар башкара иде, урыннары җәннәттә булсын. Чәй суыннын башка күлләрнең суы мал- туарга эчерү, су коену, кер юю, мунча, кош-корт йөздерү өчен кулланыла. Барлык күлләр дә балыкка бай. Аларны ныклы тазарту зарур. Бу игелекле омтылыш дәвамлы булыр, киләчәктә Пибек һәм башка күлләр дә чистартылыр, буалар яңадан рәтләнер дип ышанасы килә. Сулыкларыбыз су чыганагы, ял итү урыннары булып авылыбызга ямь биреп торсыннар иде. Шулай ук “Бакчачылык” янындагы Кыртлай күлен чистарткан, тирәнәйттергән Илдар Сәхиповка да (Түбән очлар эчәргә ала) авыл халкы рәхмәтен белдерә.

Мәгъдән Фазылов

Флюр Акберов фотолары    

 

Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Көндәшле авылында сулыклар чистартылды
Автор:
Читайте нас: