Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2021, 09:53

Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак

Авыл халкы программа чикләрендә хәл итәсе мәсьәләне ачыклады.

Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак

 

Авыл халкы программа чикләрендә хәл итәсе мәсьәләне ачыклады.

Иске Балтач авыл биләмәсенең Туктай авылын халкы алдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында (ППМИ) катнашырга теләк белдерде. Бу уңайдан халык күмәк сөйләшүгә җыелды. Сөйләшү авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Зинфира Гыйльмиярова рәислегендә, район Советы Секретаре Расих Акберов, район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашлыгында ачык һава астында үтте.

Туктайлыларга Зинфира Фәнгать кызы яңа программа, аның чикләрендә тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Халык алдагы елда программада катнашырга теләк белдереп бартавыштан тавыш бирде. Аннары Расих Акберов белән Альбирт Хәмитов район авылларында шушы программа чикләрендә башкарылган эшләр, анда катнашу өчен конкурс шартларын үтү тәртибе һәм башкалар турында аңлаттылар.

Фикер алышуларда Альбина Ахтариева, Ирик Акубиков һәм башкалар катнашты. Программа чикләрендә хәл итәсе мәсьәләгә тукталгач, ике төрле фикер яңгырады. Авыл урамнарын төзекләндерү һәм урамнарны яктыртуга кагыла иде алар. Уртага салып, сөйләшкәч, беренче чиратта авыл урамына вак таш түшәп ныгытуны хәстәрләү дөрес булыр дип килештеләр.

Җыелыш авылдагы уңган, тырыш гаиләләрнең берсе — Элита һәм Марсель Сайрановлар гаиләсе яшәгән йорт янында үтте. Өй алдына кардан Кыш бабай белән Карсылу сыннарын эшләп, буяп куйганнар. Уртада — ясалма чыршы, аның очында — йолдыз, гирляндалар эленгән.

—Сез бу матурлыкны кичен килеп күрсәгез! Вәт мондагы матурлык! Утлары җем-җем яна. Соклангыч! — ди авылдашлары Ирик Акубиков.

Яңа елга ел саен шундый матур әзерлек белән килгән уңган халык яшәгән Туктай авылы пограмманың конкурс шартларын уңышлы үтәр. Җыелышта авылда яшәгән егерме дүрт кеше катнашты. Алдагы атналарда халык арасында аңлату, сөйләшү эше алып барачаклар.

Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: җыелышка вакытында җыелдылар, плакатлар, чакырулар әзерләгәннәр. Активлар, мәсьәләгә җитди карый туктайлылар.

 Җыелышка килүчеләр бертавыштан урам юлын төзекләндерү өчен тавыш бирде. Алдагы җыелышта проект буенча эшне җайга салырга, шул исәптән халыктан акча җыярга тиешле инициатив төркем сайланачак.

Газим Талипов фотолары

Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Алдагы елда ППМИ Туктай авылында тормышка ашырылачак
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: