Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2021, 09:12

Сөенче! 2022 елда минималь хезмәт хакы күләме 13 890 сумга җитәчәк!

Владимир Путин 2022 елда минималь хезмәт хакы күләмен 13 890 сумга кадәр арттыруны раслады. 2021 елда аның күләме 12 792 сум тәшкил итә иде.

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда Хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйган.

ТАСС хәбәр итүенчә, "Минималь хезмәт хакы күләмен 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 13 890 сум күләмендә билгеләргә", - диелә законда.

Социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә ясаган чыгышында Путин билгеләп үткәнчә, киләсе елга федераль бюджет проектында яшәү минимумын 2,5% ка индексацияләү планлаштырылган, әмма бу гына җитми. Президент 2022 елга яшәү минимумы планкасын, инфляциягә карата - 8,6% ка арттырып, күтәрергә тәкъдим иткән. Абсолют саннарда, тулаем алганда, Россия территориясендә яшәү минимумы аена 12 мең 654 сумга кадәр артырга тиеш, бу быелгыдан бер мең сумга күбрәк.

Дәүләт башлыгы РФ Конституциясендә минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким була алмый дигән норма беркетелгән, ә бу яшәү минимумы күләмен индексацияләү белән бергә, хезмәт хакының минималь күләме дә 8,6% ка артырга тиеш дигән сүз (абсолют саннарда якынча 1 100 сумга).

Сөенче! 2022 елда минималь хезмәт хакы күләме 13 890 сумга җитәчәк!
Сөенче! 2022 елда минималь хезмәт хакы күләме 13 890 сумга җитәчәк!
Автор:
Читайте нас: