Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2021, 14:25

Башкортстанда бер ханым 700 мең сум акчасын караклар кесәсенә “салган”...

Салават шәһәрендә яшәүче хатын-кыз инвестицияләрдә акча эшләргә теләп, мошенниклар корбаны булган.

Балалар бакчасы хезмәткәре социаль челтәрдә үз акчаларын электрон акчаларга инвестицияләп, акча эшләргә тәкъдим иткән ир-ат битен күреп ала һәм аңа хат яза, тегесе җавап бирә, аралашу бәйләнә. Хатын, ир-егет кушуы буенча төрле банк карталарына акча күчерә башлый, аларның номерларын әңгәмәдәше җибәрә. Ханым киләчәктә алачак керемен шулай инвестицияләрмен дип уйлый.

Нәтиҗәдә, бер ай дәвамында бу ханым чит кешегә ышанып, 700 мең сум акча күчерә. Ялган документлардан соң ир-егет югала һәм башкача элемтәгә чыкмый. Баюын көтеп тормый, хатын полициягә мөрәҗәгать итә.

Зур күләмдә кылынган мошенниклык факты буенча тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре искәртә: нинди дә булса финанс операцияләре кылырга, үз акчаларыңны таныш булмаган кешеләргә күчерергә кирәкми. Хәтердә тотыгыз: караклар сезнең акчаларны үзләренеке итүнең төрле сәбәпләрен уйлап табарга әзер.

Үзегезне, якыннарыгызны һәм үз мөлкәтегезне саклагыз!

Фото

Башкортстанда бер ханым 700 мең сум акчасын караклар кесәсенә “салган”...
Башкортстанда бер ханым 700 мең сум акчасын караклар кесәсенә “салган”...
Автор:
Читайте нас: